Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
30 ноябрь 2023, 15:38

Пәйгамбәр өйрәткән догалар

Халык арасында еш кына “Менә бу яхшы дога, менә бу көчле дога” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Кайвакыт алар танымаслык итеп үзгәртелгән, яисә уйлап чыгарылган була.

Пәйгамбәр өйрәткән догалар
Пәйгамбәр өйрәткән догалар

Адәм баласының бу дөньяда һәм мәңгелек ахирәттә бәхетле булуы өчен бөек Раббыбыз Үзе кушканча яшәү үрнәген күрсәтте. Аның Илчесе Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм бу вазыйфаны иң гүзәл рәвештә башкарды. Өммәтенә туры юлны күрсәтеп, яшәешенең һәр халәтендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) Аллаһу Тәгалә белән бәйләнештә булды, догалар кылып Аннан ярдәм сорады, Аңа сыенды.
Халык арасында еш кына “Менә бу яхшы дога, менә бу көчле дога” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Кайвакыт алар танымаслык итеп үзгәртелгән, яисә уйлап чыгарылган була.
Мөхтәрәм укучыларыбыз! Безнең өчен иң дөрес догалар Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәтендә күрсәтелгән. Анда яшәешебезнең һәр мизгелендә куллану өчен, файдалануөчен файдалы нәрсәләр җитәрлек. Кемдер уйлап чыгарган яңалыкларга хаҗәтебез калырлык түгел. Коръәндәге һәм сөннәттәге догаларны өйрәник, гамәлгә куйыйк. Иң зур савапларга ирешербез, ахирәттә әҗерләрен күрербез. Ин-шәә Аллааһ!
Җәһәннәм утыннан саклану өчен
Әллааһүммә! Әҗирнии минәнннәәръ.
Әллааһүммә! – Әй Аллаһым!
Әҗирнии – сакла мине; мин – ән-нәәръ – ут газабыннан, уттан.
Әй Аллаһым! Мине ут газабыннан сакла! (иртәнге намаздан һәм ахшам намазыннан соң җидешәр тапкыр укыла).
Аллаһу Тәгаләнең сөекле колы һәм илчесе Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм үзенең өммәтендәге мөселманнарга җәннәткә кертүне һәм җәһәннәм газабыннан коткаруны сорап күп догалар кылырга кушты. Әлеге дога турында ул болай диде: “Ахшам намазыннан соң җиде мәртәбә: “Әллааһүммә! Әҗирнии минәнннәәръ” дип әйт. Әгәр шул төнне вафат булсаң, уттан сакланганнар җөмләсеннән булырсың. Иртәнге намаздан соң да шул сүзләрне әйт. Әгәр шул көнне вафат булсаң, уттан сакланганнар җөмләсеннән булырсың”. (Әбү Дауд Сөнән),
Җәннәтне сорау һәм җәһәннәм утыннан Раббыбызга сыену турында Аллаһ Илчесенең бик күп догалары бар. Иртәнге һәм ахшам намазлары вакытында шундый доганы укырга мөмкин: “Әллааһүммә! Иннии әс-әлүкәль-җәннәтә үә әгүүҙү Бикә минәннәәръ” (3 тапкыр).
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әллааһүммә! – Әй Аллаһым! Иннии – чынлыкта мин; әс-әлүкә – сорыйм Синнән; әль-җәннәтә – җәннәтеңне; үә – һәм; әгүүҙү - сыенамын; Бикә - Сиңа; минәннәәръ – уттан, ут газабыннан.
Мәгънәви тәрҗемәсе: Әй Аллаһым! Мин Синнән җәннәткә кертүеңне һәм җәһәннәм утына салмавыңны үтенеп сорыймын”.
Мөселман кеше иртәнге һәм ахшам намазларында бу доганы көн саен укыса, ахирәттә аның бу догалары Аллаһу Тәгаләнең мәрхәмәтенә китерүе мөмкин. Хәдисләрдән күренүенчә, җәннәт белән җәһәннәм дә иман әһеленең бу догаларына шаһит булачак. Шунлыктан бу доганы әлеге намазларда гына түгел, башка вакытларда да мөмкин кадәр күбрәк догаларыбызга кушарга кирәк.
Файдалы гыйлем сорау
“Рабби зиднии гыйльмән үә фәһмән үә әлхикънии бис-саалихиин”.
Рабби – Раббым! Зиднии – арттыр миңа; гыйльмән – гыйлемемне; үә фәһмән – һәм аңлавымны; үә әлхикънии – һәм кыл мине; бис-саалихиин – изге бәндәләреңнән.
Әй Раббым! Миңа гыйлемемне һәм аңлавымны арттыр һәм мине изге бәндәләреңнән кылсаң иде.
Бу дога Коръән Кәримнең 20 нче сүрәсендә 114 нче аятьтә килә.
“Әллааһүммәнфәгнии бимәә гәлләмтәнии үә гәллимнии мәә йәнфәгүнии үә зиднии гыйльмәә”.
Әллааһүммә-нфәгнии – Әй Аллаһым! Миңа файдалы ит; бимәә – нәрсәләрне; гәлләмтәнии – миңа өйрәттең; үә гәллимнии – һәм өйрәт миңа; мәә – нәрсәләрне; йәнфәгүнии – миңа файдалы кыласың; үә зиднии - һәм арттыр миңа; гыйльмәә – гыйлемемне.
Әй Аллаһым! Син миңа өйрәткән нәрсәләрне миңа файдалы ит. Миңа файда бирә торган нәрсәләрне өйрәт һәм гыйлемемне арттыр!
Бурычны түләү өчен
Әллааһүммә-кфинии би хәләәликә гән хәраамикә үә әгънинии бифадъликә гәммән сивәәкә.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әллааһүммә! – Әй Аллаһым! кфинии – җитәрлек кыл; би хәләәликә - Үзеңнең хәләлең белән; гән хәраамикә – хәрамнан башка; үә әгънинии – һәм бает мине; бифадъликә – Үзеңнең фазылың белән; гәммән сивәәкә – Синнән башкага мохтаҗ кылмыйча.
Мәгънәви тәрҗемәсе: Әй Аллаһым! Синең хәләлең миңа җитеп, Син хәрам кылган нәрсәгә керүдән котылдыр һәм Үзеңнең фазыйләтең белән баетып, Синнән башкага мохтаҗ булудан коткар.
Тирмизидән килгән бук хәдистә кешенең тау кадәре бурычы булса да Аллаһу Тәгалә аны түләргә ярдәм итәчәк диелгән.

Аллааһүммә! Иннии әгүүзҙү Бикә мин-әльһәмми үәль-хәҙәни үәль-гәҗзи үәль-кәсәли үәль-бухли үәльҗубни үә даләгыйддәйни үә галәбәтирриҗәәл.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әллааһүммә! - Әй Аллаһым!

  • Иннии – чынлыкта мин; әгүүзҙү – сыенамын; Бикә – Сиңа; мин-әльһәмми – борчу-тынычсызлыктан; үәль-хәҙәни – кайгыдан; үәль-гәҗзи – көчсезлектән, гаҗизлектән; үәль-кәсәли – һәм ялкаулыктан; үәль-бухли – һәм саранлыктан; үәльҗубни - һәм куркаклыктан; үә даләгыйддәйни – бурычның авырлыгыннан; үә галәбәтирриҗәәл – кешеләрнең золым кылуыннан.
    Мәгънәви тәрҗемәсе: Әй Аллаһым! Мин борчу-тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлек-көчсезлектән һәм ялкаулыктан; саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең миңа золым кылуыннан Синнән ярдәм сорыйм – Сиңа сыенам.
    Пәйгамбәребез салләллааһу гәләйһи хә сәлләм бу доганы күп укый иде. Ул Бохаридан килгән хәдистә китерелә.
  • Саклану догалары
  • Әгүүҙү би кәлимәәтилләәһиттәммәәти мин шәрри мәә халәка.
    Сүзмә-сүз тәрҗемәсе. Әгүүҙү – мин сыенамын; би – белән; кәлимәәтилләәһи – Аллаһның сүзләре белән; әт-тәммәәти – камил булган; мин-шәрри – зыяныннан; мәә – нәрсәләрне; халәка – Ул яралтты.
    Мәгънәви тәрҗемәсе. Аллаһу Тәгалә яралткан нәрсәләрнең зыяныннан Аның камил сүзләре белән Аңа сыенам.
    Нинди дә булса урынга, йортка кергәндә, яисә сәфәрдә кайсы булса җиргә туктаганда шул дога өч тапкыр укыла. Аны укучы бу урында бюулган бөтен зыяннан: ерткыч яисә елан кебек нәрсәләрнең, яисә бу урында кешеләр тарафыннан була торган күз тию, сихер кебек нәрсәләрдән аннан чыкканчы иминлектә була. Эш урынына, базар яисә магазин кебек урыннанга кергәндә бу доганы укуны гадәткә куярга кирәк.
    Бисмилләәһилләҙии ләә йәдурру мәгә-смиһии шәйүн филь-әрдый үә ләә фи-смәәәәи үә Һувә-Сәмигуль-Гәлиим.
    Сүзмә-сүз тәрҗемәсе. Бисмилләәһи – Аллаһ исеме белән; Әлләҙии – шул Затның; ләә йәдурру – зарар китерә алмый; мәгә – белән; смиһии – Аның исеме; шәй-үн – нәрсә дә булса; филь-әрдый – җирдә; үә – һәм; ләә фи-смәәәә-и – күкләрдә дә; үә Һувә – һәм Ул; Сәмигу – Ишетүче; Әль-Гәлиим - Белүче.
    Мәгънәви тәрҗемәсе. Аллаһның исеме белән, Аның исеме белән җирдә һәм күкләрдә булган бер нәрсз дә зыян китерә алмый, чөнки Ул һәммәсен Ишетүче һәм Белүче.
    Бу дога иртәле-кичле, ягъни кояш чыкканчы һәм баеганчы өчәр тапкыр укыла. Аны укыган кеше бөтен йөрәге белән Аллаһу Тәгаләнең саклавына инанып укыса, аңа көндезен дә, төнен дә бернинди зыян килми. Бу иң кыска саклану догасы, күп хәдисләрдә искә алына.
    “Бисмилләәһ” белән догалар
    Һәр эшебезне “Бисмилләәһ”, яисә “БисмилләәһирРахмәәнирРахиим” сүзләре белән башларга тиешле.
    Аллаһның Илчесе (с.г.с.) ашарга утырганда ризыкны “Бисмилләәһ” диеп ашый башлады. Моны оныткан кешегә түбәндәгечә укырга кушты: “Бисмилләәһи фии үәвәлиһии үә әәхыйриһи”.
    Бисмилләһ – Аллаһ исеме белән; фии әүвәлиһии – әүвәлендә; ягъни башында; үә әәхыйриһи – һәм ахырында.
    Өйгә кергәндә:
    Бисмилләәһи үәләҗнәә, Бисмилләәһи хараҗнәә үә гәләә Раббинәә тәвәкәлнәә.
    “Аллаһ исеме белән керәбез, Аллаһ исеме белән чыгабыз һәм Раббыбызга тәвәккәл кылабыз”.
    Бу дога тыштан ияреп килгән җен-шайтаннарга өйгә кертмәскә киртә була.
    Өйдән чыкканда укыла:
    Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү гәләллааһ. Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә Билләәһ.
    Сүзмә-сүз тәрҗемәсе. Бисмилләәһ – Аллаһ исеме белән; тәвәккәлтү – тәвәккәл кылдым, тапшырдым; гәләллааһ – Аллаһка; Ләә хәүлә – хәл юк; үә ләә куввәтә – һәм юк куәт; илләә – фәкать; Билләәһ – Аллаһта гына.
    Мәгънәви тәрҗемәсе. Аллаһ исеме белән; Аллаһка тәвәккәл кылдым. Аллаһтан башка беркемдә дә көч-куәт (Ягъни һәрнәрсә Аның теләгәне, Аның кодрәте белән генә була).
    Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.с.) шулай белдерде: кем дә кем өеннән чыкканда әлеге сүзләрне әйтсә, аңа “Син туры юлдан баручы, тынычсызлык китерә торган нәрсәләрдән котылучы һәм барча явызлыклардан сакланучы”, - дип әйтелер. Шайтан аннан ераклашыр. Һәм ул икенче шайтанга әйтер: “Син туры юлга күндерелгән, котылган һәм сакланган кешедән теләгәнеңә ничек ирешмәкче буласың?”
    “Өйдән чыкканда бу доганы укучыга саклаучы фәрештәләр бирелә һәм ул әйләнеп кайтканчы Аллаһның сагы астында була”. Бу хакта “Тирмизи Җәмигы”нда китерелә.

    Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.   ihlastan.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: