Динебез – Ислам
16 ноябрь 2023, 07:40

Зикер һәм догалар белән Нурланыр бу дөньялар

Тирә-яктан көн саен хәвефле хәбәрләр килеп торган хәзерге заманыбызда ничек итеп күңелгә тынычлык табарга? Дөньябызны ничек итеп алып барырга? Мәңгелек тормышыбызга ничек әзерләнергә? Бүген бу сораулар күпләрне борчый һәм уйландырадыр.

mavink.com Зикер һәм догалар белән  Нурланыр бу дөньяларmavink.com Зикер һәм догалар белән  Нурланыр бу дөньялар
Зикер һәм догалар белән Нурланыр бу дөньяларФото:mavink.com

Нәрсә ул зикер?

Тирә-яктан көн саен хәвефле хәбәрләр килеп торган хәзерге заманыбызда ничек итеп күңелгә тынычлык табарга? Дөньябызны ничек итеп алып барырга? Мәңгелек тормышыбызга ничек әзерләнергә? Бүген бу сораулар күпләрне борчый һәм уйландырадыр. Бу хакта Бөек Раббыбыз Коръәне Кәримдә: “Аллаһуны зикер итеп кенә күңелләр тынычлык табар!” дип игълан итә.

Дөньяның иң бай кешеләреннән булганнар, яисә таланты белән миллионнарны сокландырганнар яшәүнең мәгънәсен тапмыйча үз-үзенә кул салып дөньядан китте. Бүген гәзит битендә аларның исемнәрен дә искә алып тормыйбыз. Санап китсәк, ул бик озын исемлеккә әйләнер иде. Ә инде Исламда яшәгән, тиешенчә гыйбадәтен кылганнар нинди генә хәлгә тарыса да ныклык, сабырлык үрнәге күрсәтә, зикер һәм шөкерләре, ихласлыгы белән тагын да ныграк Раббысына якыная. Еллар дәвамында басым астында яшәгән Палестина мөселманнары бүген шуның иң гүзәл үрнәген бөтен галәмгә күрсәтә түгелме?

Аллаһу Тәгалә якынаю, күңелгә тынычлык табуның иң җиңел һәм уңышлы юлы – Раббыбызны күп зикер итү. Бу гыйдабәт тел белән, йөрәк белән һәм бәдән белән була. Тел белән зикер әйтүгә Аллаһу Тәгаләне мактау, олылау сүзләрен әйтү, Коръән Кәримне уку, догалар кылу, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмгә салаватлар әйтү, дини китаплар уку керә. Йөрәк белән зикер кылуга Аллаһу Тәгаләнең исем-сыйфатлары, Аның бөеклеге, Ул яралткан җир һәм күкләр, мәхлуклар, аларның серләре хакында  фикер йөртүне кертергә мөмкин. Бәдән белән булган зикер исә барча әгъзаларны Аллаһу Тәгалә кушкан гыйбадәтне кылуда, тыйганнарыннан тыелуда күренә, намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу һәм башка фарыз гамәлләр дә шуның эченә керә.

Зикернең файдалары

Аллаһу Тәгаләне зикер итә башлау белән бәндә Бөек Раббысы белән бәйләнешкә керә, аңа җиңеллек килә, күңеле күтәрелә башлый. Тәнебезнең бик күп өлеше судан тора. Ә су һәрбер сүзне, һәрбер тибрәнешне үзенә сеңдерә. Зикер-тәсбихлар тирә-якны нурландырган кебек, тәнебездәге күзәнәкләргә тәэсир итә, аларга шифа һәм көч бирә. Әгәр инде кайсыдыр урынга кешеләр җыелып, бергәләп Аллаһ Тәгаләне зикер итсә, ул урынга фәрештәләр җыела. Бу хакта Аллаһның Илчесе (с.г.с.) Мөслим сахихында килгә хәдистә шулай диде: “Әгәр кешеләр җыелып, Аллаһуны искә алсалар, аларны фәрештәләр уратып алачак һәм аларга тынычлык иңәчәк”...

Зикер һәм тәсбихлар тел белән җиңел әйтелә. Моңа хәтта тәһарәт тә лязем түгел. Утырганда, ятканда, китеп барганда, аш-су әзерләгәндә, ягъни телебез буш торган һәр мизгелдә зикер-тәсбих әйтергә мөмкин. Бу зикер-тәсбихлар гөнаһларыбыз җуелуга сәбәп булачак, Кыямәт көнендә мизанга-үлчәүгә авыр изгелек итеп салыначак, җәннәттә агачлар итеп утыртылачак. Ул гына да түгел, бу гыйбадәт сәдака бирә алмаучыларга сәдака савабын да бирәчәк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.с.) “...һәрбер тәсбих-сәдака, һәрбер тәкбир – сәдака, һәрбер тәүмид – сәдака, һәрбер тәһлил – сәдака...” диде. (Мөслим).

Аллаһу Тәгаләне зикер итечүгә шайтан тәэсир итә алмый, ул көчсезләнә, бу кешене калдырып китәргә мәҗбүр була. Зикер кылучы буш, яман сүзләр сөйләүдән азат була, күңеле сафлана. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бу хакта шулай кисәтте: “Аллаһу Тәгаләне зикер кылудан кала, күп сүзләр сөйләмә. Күп сөйләү – каты күңеллелек билгесе. Аллаһу Тәгаләдән иң ерак кеше – каты күңелле кеше”. (Тирмизи).

Кыямәт көнендә бәндәләр бер чакрым гына ераклыктагы кояш эссесендә басып торганда җиде төрле иман әһелләре Гәреш күләгәсе астында торыр. Шуларның берсе - Аллаһу Тәгаләне үзе генә, аулакта зикер итеп, күзләре яшьләнгән кеше. (Бохари). Дөньяда һәм ахирәттә чиксез зур ярдәм итүче, җаннарга – тынычлык, тәнгә – сәламәтлек, ахирәттә – уңышлар китерүче гамәл – Аллаһуны күп-күп зикер итүгә керешик. Дөньялар нурланыр, күңелләр күтәрелер, эшләребез җиңеләер, иманыбыз куәтләнер, ике дөньябыз өчен бәхет ишекләре ачылыр.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас