

Кайчан әйтелсә дә, зикер-тәсбихларның кабуллыкка ирешүенә киртә юк. Әмма иртәнге якта, кояш чыкканчы һәм кич белән кояш баеганчы әйтелгән көндәлек зикерләр аеруча кыйммәтле. Бүген укучыларыбызга шуларның Пәйгамбәребез (с.г.с.) аеруча сөендергән, көндәлек зикер-тәсбихларны китерәбез.
Сүбхәәнәллааһи үә бихәмдиһии
Сүбхәәнәллааһиль-Гәҙыыйм.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Сүбхәәнәллааһи - Аллаһ бөтен кимчелектән пакъ; үә – һәм; бихәмдиһии – мактау һәм шөкер Аңа; әль-Гәҙыыйм чиксез олуг.
Мәгънәви тәрҗемәсе: Бөтен кимчелектән пакъ һәм югары булган чиксез олуг Аллаһуга мактау-шөкерләр булсын.
Бу зикер телгә бик җиңел, әмма мизанда бик авыр булып саналачак. Иртәле-кичле 100әр тапкыр әйтүченең гөнаһлары диңгез күбекләре кадәр күп булса да гафу ителәчәк.
Ләәәә иләәһә илләллааһу үәхдәһүү; ләә шәриикә ләһүү; ләһүль-мүлкү үә ләһүль-хәмдү үә һүвә гәләә күлли шәй-ин кадиир.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: ләәәә иләәһә - юк иләһ, табына торган зат; илләллааһу - Аллаһтан башка; үәхдәһүү - бердәнбер; ләә шәриикә - юк иптәш, тиңдәш; ләһүү - Аңа; ләһүль-мүлкү – Аныкы патшалык; үә ләһүль-хәмдү – һәм Аңа мактау-шөкер; үә һүвә – һәм Ул; гәләә күлли шәй-ин – бөтен нәрсәгә; Кадиир – көдрәте җитә.
Мәгънәви тәрҗемәсе: бердәнбер Аллаһтан башка табына торган зат юк. Бөтен патшалык – Аныкы; барча мактау-шөкерләр – Аңа һәм Аның бөтен нәрсәгә кодрәте-көче җитә.
Бу зикерне иртән йөз тапкыр әйтүчегә 100 изгелек языла, 100 гөнаһы гафу ителә, көн озынына аңа шайтан якын килә алмый. Иртәле-кичле йөзәр кат әйтүче кыямәт көнендә шаһитлардан да күбрәк саваплар белән киләчәк.
Әстәгъфируллааһә үә әтүүбү иләйһи.
Әстәгъфируллааһә – Аллаһның гафу итүен сорыйм; үә – һәм; әтүүбү – тәүбә кылам; иләйһи Аның алдында.
Аллаһның Илчесе иртәле-кичле шушы истигъфар догасын әйтүне өйрәтеп калдырды. Бу да көндәлек зикерләребез белән, бигрәк тә таң алдыннан әйтелсә, яхшы була. Тәүбә-истигъфар гөнаһларны җуя, бәрәкәт ишекләрен ача. Авыру яисә бәлагә таручыларга җиңеллек бирә. Иң мөһиме, гөнаһларның гафу ителүенә ярдәм итә.
Даими әйтелгән зикерләр
Ләәәә иләәһә илләллааһ (тәһлил).
Аллаһтан башка иләһ юк.
Сүбхәәнәллааһ (тәсбих). Аллаһ бөтен кимчелектән пакъ…
Әлхәмдүлилләәһ (тәхмид). Аллаһка мактау-шөкерләр булсын.
Әллааһу әкбәр (тәкбир), Аллаһ – иң бөек Зат.
Бу зикер-тәсбихлар телгә бик җиңел, әмма һәрберсе ахирәттә зур нәтиҗәләр бирәчәк. Ә дөньябызда җанга тынычлык, сәламәтлек, бәрәкәт булып кайтачак.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.