

Бөек Раббыбыз бәндәләренә чиксез игътибарлы. Үзенә гыйбадәт кылган, шөкер иткән, зикер әйткән бәндәләренә җавап бирә, нигъмәтләрен арттыра, зур әҗер, саваплар яза. Бохари һәм Мөслим кебек зур хәдис галимнәре аша килгән кудси хәдистә сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләм түбәндәгеләрне әйтте: “Аллаһу Тәгалә әйтә: “Колым мине нинди дип саный, Мин шундый булырмын. Һәм ул мине зикер иткәндә Мин аның белән бергә булырмын. Әгәр ул мине яшерен зикер итсә, Мин дә аны яшерен зикер итәрмен. Әгәр ул Мине башка кешеләр янында зикер итсә, Мин аны алардан да хәерлерәкләр янында зикер итәрмен. Әгәр ул Миңа бер карышка якынайса, Мин аңа бер терсәккә якынаермын. Әгәр ул Миңа бер терсәккә якынайса, Мин аңа бер сажинга якынаермын. Әгәр ул Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен”, - диде.
Әлеге хәдистә Иман юлына чыгарга, Раббысына якынаерга теләгән кешеләр өчен бик зур куанычлы хәбәрләр бар. “Колым Мине нинди дип саный, Мин шундый булырмын”. Бөек Раббыбыз Үзен таныган, иман китергән кешеләргә Үзе хакында гел яхшы фикердә булырга куша. Мәсәлән, Аллаһу Тәгалә чиксез Мәрхәмәтле, тәүбәгә килгәннәрнең гөнаһларын Гафу итүче, даими Ярдәм итүче, догаларны һичшиксез Кабул итүче, дип таныйбыз, шул фикердә булабыз икән, Ул да безгә шундый исем-сыйфатлары белән мөнәсәбәт кыла. Шуңа күрә, Аның хакында һәрвакыт күркәм уй-фикердә булырга тиешбез. Аллаһтан нәрсәне өмет итсәк, Ул безгә шуларны бирәчәк.
“Әгәр ул Мине яшерен зикер итсә, Мин дә аны яшерен зикер итәрмен”. Кем дә булса Аллаһу Тәгаләне эчтән генә зикер итә икән, Бөек Раббыбыз аның зикерләрен кабул итә, теләгән морадына ирештерә. “Әгәр ул Мине башка кешеләр янында зикер итсә, Мин аны алардан да хәерлерәкләр янында зикер итәрмен”. Башка кешеләр янында Аллаһу Тәгаләне мактаган, Аны зурлаган, Аның динен башкаларга җиткергән, дәгъват кылган, төнге йокысын бүлеп намазлар укыган, ихласлык белән гыйбадәт кылган колларын бөек Раббыбыз фәрештәләр янында искә ала, Алар белән горурлана. Андый бәндәләргә тормышына бәрәкәт ишекләрен ача, догаларын кабул итә.
Ә инде “Миңа бер карышка якынайса, Мин аңа бер терсәккә якынаермын. Әгәр ул Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен” дигән сүзләр нәрсәне аңлата соң? Бу бәндәнең Раббысына якынаю өчен кылган һәрбер гамәленә Аллаһу Тәгаләнең сораганнан күбрәк бирүе, теләкләрен кабул итүе хакында сөйли. Тәүбәгә килеп хак юлга басканнарның гөнаһларын гафу итә, һәрбер догага җавап кайтара. Сораганнан яхшырагын бирә, җавап бирмәгән очракта, ул догаларны җәннәттә – чиксез зур нигъмәтләр белән кайтарачагын вәгъдә итә.
Еш кына мәчеткә дәресләргә чакырганда, намазга басарга өндәгәндә шундый сүзләрне ишетергә туры килә: “Мин әле әзер түгел!” Бик тә кызганыч! Шундый фикер белән йөреп, күпме бәндәләр ахирәткә Раббысын да танымыйча, бер намаз да укый алмыйча китте. Күпме милләттәшләребез бары тик зур кайгы-хәсрәтләр килсә генә мәчет ишекләрен ачып керә, бер дога да кыла белмәгәнлектән муллалардан дога кылуны ялварып сорый...
Һәр адәм баласы бу дөньяга сынау өчен, мәңгелек ахирәткә әзерләнү өчен җибәрелде. Әгәр берәү Аллаһуны зикер итә башлый икән, Аллаһу Тәгалә аның җанына тынычлык бирә, рәхмәт ишекләрен ача. Намазга басарга нияте булганнарга өйрәтүчесен җибәрә, Коръән укырга теләүчегә остазын юнәлтә. Бары тик чын күңелдән ният кылырга һәм тәүге адымнарны атларга кирәк.
“Мөселманның калканы”
Шушы исемдә имам Кахтани әзерләгән китап тулысынча сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм калдырган зикер һәм догалардан тора. Ул гарәпчәдән дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Бездәге мөселман кибетләрендә аның татар, башкорт һәм рус телендәге басмасын алырга мөмкин.
Еш кына гәзит укучыларыбыз каяндыр табып алган зур догалар, аларның мәгънәсе хакында сорап мөрәҗәгать итә. Һәм без аларның кемнәрдер уйлап чыгарган, яки дөрес догадан үзгәртелгән өлгеләрен күрәбез. Дога һәм зикерләребезнең һәммәсе Коръән Кәримнән яисә Аллаһ илчесенең (с.г.с.) сөннәтеннән алынган булырга тиеш. Зур зикерләр, салаватлар, догалар дип вакытыбызны әрәм итмичә, Аллаһу Тәгалә Үзенең китабында, Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләрендә биргән зикер һәм догаларны өйрәнеп, гамәлгә куйыйк. Кыямәт көнендә аларның тулы әҗеренә ирешербез. “Мөселманның калканы” исемендәге җыентык һәммәбезнең өстәлендә торсын иде. Анда Аллаһуны бөек исемнәре – Исме Әгъзам да, авыру-зәхмәтләрдән үз-үзеңне өшкерү үрнәге дә бар. Һәммәсе сөннәткә нигезләнгән.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.