

Һәр мөселман кешесенең хыялы - Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәт бакчаларына керү. Әби-бабайларыбыздан ишетеп белгән оҗмах йорты, андагы зиннәтле сарайлар, җимеш бакчалары һәм баллы чишмәләр һәркайсыбызны ымсындырып тора. Шуңа да бу темага сорауларны «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирик.
-Сабыр иткән кешегә бу дөньяның ләззәтләрен Раббыбыз җәннәттә бирә. Гомумән, анда кешеләрне берәүнең дә күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән, хыялына да кереп карамаган киң нигъмәтләр көтә, - ди Равил хәзрәт. - Җәннәткә тәкъвалык һәм күркәм холык кертә, дигән хәдис тә бар. Тәкъвалык ул - Аллаһыдан курку, ягъни аның тыйганнарыннан тыелу һәм кушканнарын үтәү. Күркәм холык - таш атканга аш белән кайтару, начар сүз әйтүчегә яхшы сүз әйтү. Иманның күрсәткече намаз уку, ураза тоту, сәдака бирү генә түгел, ә күркәм холык та.
Галимнәр әйтүенчә, җәннәтнең катлары бик күп һәм кешеләр, гамәлләренә карап, төрле катта булачак. Кеше анда үзен түбән хис итмәячәк, кимсенмәячәк. Иң күп нигъмәт үзенә бирелгән дип уйлый. Җәннәтнең әле сигез ишеге дә бар. Бер ишектән ураза тотучылар керә. Намаз ишеге, сәдака ишеге бар.
- Анда гаиләләр бергә яшәячәкләрме?
- Аллаһы Тәгалә «Тур тавы» сүрәсендә, аталарны балалары белән бергә җыярмын, ди. Балалары биегрәк катка эләксә, үзенең рәхмәте белән, әти-әниләрен шулар янына менгезә. Яки киресенчә, әти-әни янына өскә балаларын да җыячак - бу да алар өчен бер нигъмәт.
- Димәк, ир белән хатын бергә яшәячәк...
- Үзләре моны теләсә, бергә булачаклар. Кемдер бу дөньяда үзенең пары белән бала хакына гына яшәргә мөмкин бит. Ә җәннәттә үз теләкләренә карап кына яшиләр.
- Анда дуслар, туганнар үзара аралашачакмы?
- Дөньяда ничек булганнарын сөйләшеп утырачаклар, дигән аятьләрдән аңлашылганча, үзара күрешеп сөйләшәчәкләр.
Балалар туачакмы?
- Юк. Әмма сабый вакытта үлгәннәр турында күпчелек галимнәр, барысы да җәннәткә эләгәчәк, дип әйтә.
- Җәннәткә керүчеләр яшәрәчәк икән?..
- «Вакыйга» сүрәсенең 37нче аятенең тәфсирендә, җәннәт кешеләренең барысы да 33 яшьтә булырлар, диелә. Анда керүчеләр кайгы-хәсрәт, авырулар белми һәм мәңге сәгадәттә була.
Бу хакта тулырак уку өчен монда басыгыз: shahrikazan.ru
Фото:bangkokbook.ru