

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин халыкка ислам дине буенча лекцияләр, вәгазьләр сөйли. Тәмуг һәм оҗмах турында да бик кызыклы мәгълүмат бар. Бу язмада Нурулла хәзрәт мөселманнарның изге китабы һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләрендә тәмугның ничек итеп сурәтләнүе турында сөйли.
"Оҗмах һәм тәмуг барлыкка китерелгән. Кайбер секталар, әлегә оҗмах та, тәмуг та юк, чөнки анда әлегә беркем юк, шуңа күрә, димәк, аларның әлегә кирәге дә юк, дип раслыйлар. Әмма Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үзе исән чагында ук җирдә оҗмахны да, тәмугны да күргән. Бу – Исра һәм Мигъраҗ вакытында гына түгел, ә ул корайшитләр, ягъни мөселманнар арасында булган чакта вакыт чикләрен үтеп чыгып күрә. Ул бушлыкка карап тора да шул тарафка кулын суза. Янәшәсендәге мөселманнар аны, нишли икән, дип карап торалар. Пәйгамбәр соңыннан әйтә: «Мин оҗмахны күрдем. Кулымны сузып, аннан йөзем тәлгәше өзеп алырга теләдем. Әгәр мин бу йөзем тәлгәшен өзеп алып, сезгә бирә алган булсам, сез аны Кыямәт көненә кадәр ашар идегез», – ди. Ягъни, ул җимеш, күпме ашасалар да, бетмәс иде. Әмма аның моңа батырчылыгы җитми. Соңыннан ул тагын бушлыкка карап тора да артка чигенә. «Ни булды?» – дип сорагач, «Мин тәмугны күдем, ут миңа якынлаша иде, шуңа артка чиктем»,– дип җавап бирә. Исра һәм Мигъраҗ вакытында да Мөхәммәд галәйһиссәләм оҗмах белән тәмугны, алай гына да түгел, анда булган затларны да күрә. Бу очракта без аның вакыт чикләрен үтүен аңлыйбыз, чөнки ул тәмугта да, җәннәттә дә кешеләр барлыгын күрә. «Мин тәмугны күрдем, анда булганнарның күбесе – хатын-кызлар иде», – ди ул. «Ни өчен анда эләккәннәр?» – «Телгә усал һәм ирләреннән канәгать булмаган өчен»- дигән ул.
Нурулла хәзрәт белән тулы әңгәмәне Интертатка кереп укый аласыз.