

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Әлхәмдүлилләәһ. Әлхәмдүлилләәһ. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии әҗмәгиин.
Йәә Рабби! Йәә Аллааһ!
Йәә Рабби! Йәә Рахмәән!
Йәә Хәййү! Йәә Каййүүм ( 3 тапкыр).
Йәә Кадиир! Әй, Кодрәтле, Мәрхәмәтле Раббыбыз! Палестина җиренә тынычлык иңдер, мөселманнарга ярдәмнәр бир. Әль-Әкъса мәчетенә мөселманнар хуҗа булсын, бәлагә тарыган һәм мөэмин мөселманга ярдәм бир, яралыларга савыгуларын җиңеләйт. Үз җирендә һәлак булган мөселманнарга шәһит саваплары бир, Фирдәвес җәннәтен насыйп әйлә.
Килеп туган хәлләрне яхшыга үзгәрт, бөтен җирдә тынычлык урнаштыр.
Әй, Мәрхәмәтле Раббыбыз!
Безнең ил халкына, бөтен галәмдәге халыкларга иман бир, ислам бир, ихсан бир. Бөтен дөньяга иминлек, бәрәкәт иңдер. Барча мөэмин-мөселманнар арасында кардәшлек җепләрен ныгыт, өммәтебезне берләштер. Килеп туган сынауларны Үзең риза булганча үтәргә, көч-куәт бир, ярдәм бир. Әәмиин.
Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии әҗмәгиин.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.