Динебез – Ислам
19 октябрь 2023, 18:15

Ни өчен ул безгә бик кадерле?

Ни өчен Палестина җире һәм әль-Акса мәчете мөселманнар өчен бик тә кадерле?

trip-for-the-soul.ru Ни өчен ул безгә бик кадерле?trip-for-the-soul.ru Ни өчен ул безгә бик кадерле?
Ни өчен ул безгә бик кадерле?Фото:trip-for-the-soul.ru

 

Палестина – күп пәйгамбәрләр һәм Аллаһу Тәгалә илчеләренең туган җире.

Иң бөек пәйгамбәрләрнең берсе – Ибраһим гәләйһиссәләм Палестинада яшәде. Бу җирдә аның уллары Исмәгыйль гәләйһиссәләм һәм Исхак гәләйһиссәләм туды. Исхак гәләйһиссәләмнән Якуб гәләйһиссәләм, ә инде аңардан Йосыф гәләйһиссәләм дөньяга килде. Алар шул җирдә яшәделәр һәм бер Аллаһу Сүбхәнәһү үә Тәгаләгә гыйбадәт кылырга чакырдылар.

Аллаһу Тәгалә гөнаһларга чумып, гомосексуализм белән шөгыльләнгән Содом һәм Гоморра халкын җир йөзеннән юк итте. Бу халыкны иманга чакырган Лут гәләйһиссәләм гаиләсе белән Палестина җиренә килде һәм Ибраһим гәләйһиссәләм белән янәшә яшәде.

Палестина җирендә җир шарындагы бөтен мөселманнар өчен бик тә кадерле булган әль-Әкса мәчете бар. Аны кемнәр төзүе хакында галимнәрнең төрле фикере бар. Ул – Мәккәдәге әль-Хәрам мәчетеннән кала зур әһәмияткә ия гыйбадәт үзәге, аны “Бәйтүль-Мөкатдәс” – “Мөкатдәс йорт” дип йөртәләр. “Әль-Әкса” дигән исемнең мәгънәсе исә “Ерактагы мәчет” дигәнне аңлата.

Бөек пәйгамбәр Дауд гәләйһиссәләм һәм Сөләйман гәләйһиссәләм Палестинада яшәде. Сөләйман пәйгамбәргә шушы җирдән торып бөтен дөнья белән идарә итү дәрәҗәсе бирелде. Әль-Әкса мәчетен реконструкцияләү һәм тергезү аның заманында башкарылды.

Корьән Кәримдәге “Кырмыска” сүрәсенең 18 нче аятендә шундый юллар бар: “Кырмыскалар үзәненә барып җиткәч, бер ана кырмыска: “Әй, кырмыскалар! Ояларыгызга керегез! Сөләйман һәм аның гаскәрләре сезне таптамасын!” – диде. Һәм Сөләйман гәләйһиссәләм шунда бик гүзәл дога кылды. Бу Ашкелон шәһәреннән ерак түгел булган урында булды.

Исемнәре Корьән Кәримдә зур хөрмәт белән китерелгән Зәкәрия гәләйһиссәләм һәм аның улы Яхья гәләйһиссәләм дә Палестина җирендә яшәде.

Галәмдәге иң бөек хатын-кыз – Мәрьям ана Иерусалим шәһәрендә, әль-Әкса мәчете янында яшәде.

Могҗизалы рәвештә Гыйсә гәләйһиссәләмнең дөньяга килүе дә, үзенең халкын иманга чакыруы да һәм күккә ашуы да Иерусалим шәһәрендә булды.

Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм үзенең кавемен иманга өндәгәндә намаз уку фарыз булгач, мөселманнар өл ел әль-Әксага карап намаз укыды. Шуннан соң Аллаһу Тәгалә гыйбадәтне Кәгъбәтуллаһка карап укырга әмер бирде.

Аллаһу Тәгаләнең соңгы илчесе, Мүхәммәд (с.г.с.) “Исра һәм Миграҗ” кичәсендә Буракка атланып әль-Әкса мәчете янына килде. Бу җирдә Бөек Раббыбыз  124 мең пәйгамбәрне китерде һәм ул (с.г.с.) аларга имам булып намаз укыды.

Әль-Әкса мәчетендә укылган һәр намазга 500 намаз укыган савап языла. Корьән Кәримдәге “Әль-Исра” сүрәсенең 1 нче аятендә шундый сүзләр бар: “Аятьләребездән кайберләрен күрсәттек дип, бер төнне колын Хәрам мәчетеннән алып Без бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә Күчерүче бөтен кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул һәрнәрсәне Ишетүче, Күрүче”.

Иерусалим римлылардан 637 нче елда хәлиф Гомәр радыйаллаһу гәнһү заманында азат ителә. Ул анда “Куббату Сахра” – Кыя куполын төзи. Аның эчендә сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) Миграҗга ашкан вакытында басып торган таш кыя бар. Ул аз гына җиргә эләгеп торса да, гасырлар буена җимерелмичә, шул килеш тора.

Бу изге шәһәрне соңгы тапкыр басып алучылардан Сәләхетдин Әюби гаскәре 1187 елда азат итә. Һәм бу җирдә өч дин әһелләре яһүдиләр, насаралар һәм мөселманнар үзара тату яши, гыйбадәт кыла. Биредә олуг хәдис галиме ибен Хаҗәр әль-Әскалани (773-852) яши. Шәфигый мәзһәбен җитәкләүче имам Мүхәммәд ибен Идрис әш-Шәфигый Газа шәһәрендә туа. Биредә күп галимнәр туып үсә, динебезне үстерүгә зур өлеш кертә.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас