

Ике атна элек бөтен галәм халкын тетрәткән хәлләр башланды: мөселманнар өчен бик тә кадерле булган җирләргә бәла килде, Газа секторында яшәүче мөселманнар өстенә бомбалар ява башлады. Уналты ел буена изоляциядә, интегеп яшәгән ике миллионлап халык өчен тагын да зуррак сынаулар килде. Җир шарындагы һәрбер мөселман өчен изге һәм кадерле булган төбәкнең шундый хәлгә таруы моңа кадәр булган зур проблемаларны да бераз артка чигерде кебек. Дин кардәшләребез өчен үзәк өзелү белән беррәттән, бу төбәктәге хәлләрдә дөнья халкын сискәндергән олы нәрсә бар: бу сугышлар бөтен дөнья күләмендәге бәрелешләргә китермәгәе... Аллаһ сакласын!
Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд (с.г.с.) хәдисләрендә кыямәт алдыннан әлеге төбәкләрдә булачак хәлләр, каршы тору, сугышлар хакында күп тапкырлар әйтелә. Шунлыктан, әлеге вакыйгалар һәр мөселманны уяулыкка өнди. Дин кардәшләребезгә ничек тә булса ярдәм итү теләге көннән-көн көчәя бара, килеп туган хәлне җиңеләйтү, тыныч юл белән каршылыкны туктату ысуллары эзләнә.
Без – Русия мөселманнары бу халәттә нәрсә эшли алабыз соң? Әлбәттә, һәммәбез чын күңелдән, ихласлык белән әлеге хәлләрнең туктатылуын, җирдә иминлек, тынычлык урнашуын сорарга, күп догалар кылырга тиешбез. Чөнки галәмнәр Раббысы – чиксез кодрәтле Аллаһу Тәгалә һәр нәрсәне күреп, белеп тора, ихласлык белән кылынган догаларга җавап бирә.
Әле күптән түгел генә социаль челтәрдә 8 яшьлек палестиналы Әхмәд Рамадани хакында видео таралган иде. Гаять сөйкемле малай иртәнге намаздан өйлә намазына чаклы тулы Корьәнне яттан сөйләп чыкты, хафиз исеменә лаек булды. Бүген инде бу илдә хәлләр икенче якка үзгәрде, шундый матур, иманлы балалар куркыныч астында калды. Боларны укыгач, кайберәүләр: “Нигә соң иманлы халык өстенә шулай зур бәла килде?” – дияр.
Беренчедән, Аллаһу Тәгалә адәм балаларын бу дөньяга сынау өчен җибәрде. Фарыз гыйбадәтләрен үтәгән, хәрамнардан тыелган һәр мөселманның барлык дөнья эшләре савапка языла, авыру, бәла-казалар гөнаһларның гафу ителүенә, җәннәттә дәрәҗәләр күтәрелүенә сәбәп була, хәтта шәһит саваплары языла.
Икенчедән, соңгы елларда төрле фиркаләргә, агымнарга бүленгән, дөнья байлыгы артыннан куып, гыйбадәткә зыян китергән мөселманнарга Аллаһу Тәгаләгә якынаю, тәүбәләр кылу, иманны ныгыту өчен тырышырга кирәклеген аңлата бу хәлләр. Бөтен Мүхәммәд (с.г.с.) өммәтенә ихласлык һәм тәкъвалыкка юнәлергә өндәү булып яңгырый. Ә без соң? Утыз елдан артык динебезне үстерү өчен моңача күрелмәгән ишекләр ачкан Раббыбызның кушканнарын ничек үтибез? Хәрам эчелгән табыннар, ярым шәрә йөргән хатын-кызлар, салкын, ягылмаган, намаз укылмаган мәчетләр ни хакта сөйли?
Раббыбызны тану, Аңа гыйбадәт кылу, мөселманга тиешле кануннарны үтәүгә борылсак иде. Килеп туган хәлләрдән дәрес алып, иманыбызны ныгытуга керешсәк иде.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.