

Казанда яшәүче Булат хәзрәт Мөбәрәков дингә кагылышлы сорауларга җавап биргән.
– Төрле ташлардан, әйтик, гәрәбәдән ясалган муенсаны сәламәтлеккә файдасы бар дип тагу дөресме? Дингә каршы килмиме?
– Традицион медицина аларның файдасын шаһитлык кыла икән, бу очракта кулланырга була. Әмма шунысын онытмыйк – шифа ул Аллаһы Тәгаләдән. Ниятегез дә дөрес булсын, таш булыша дип, Аллаһка ширек кылмагыз. Шул ук вакытта даруын да эчәргә, табиб кушкан башка дәвалану чараларын да кулланырга кирәк.
- Ипи, бала, әти-әни белән ант итәргә ярыймы?
– Динебездә ул тыелган, бу – зур гөнаһ. Мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең исемнәре белән генә ант итәргә тиеш: алар – валлахи, билләһи, таллахи.
– Киселгән тырнак һәм чәчләрне кая куярга?
– Күмеп куярга кирәк. Аллаһы Тәгалә безне балчыктан яралткан. Без җирдән чыктык, шунда кайтабыз да. Тырнак белән чәч кенә түгел, тешләрне дә җиргә күмү хәерле.
– Иманлы җеннәр алар нинди була?
– Кешеләрнең иманлысы һәм имансызы булган кебек, җеннәр арасында да бар шундыйлар. Аллаһы Тәгалә, мин кешеләрне һәм җеннәрне фәкать Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым, ди. Ягъни кешеләр сыналган кебек, алар да сынала. Иманлы кешеләр нинди, иманлы җеннәр дә шундый.
– Җәннәттә балаларың белән күрешеп булачакмы?
– Әлбәттә, әмма аның өчен үзеңә җәннәт әһеле булырга кирәк.
Тулырак: Шәһри Казан