

Тәлгать Сафа улы 1948 елның 12 октябрендә Казанда татар гаиләсендә туа. Әтисе — йөк машинасы йөртүче, әнисе заводта эшләгән.
1966 елда Бохарадагы «Гарәп дөньясы» мәдрәсәсенә укырга керә, анда югары дини белем ала, 1973 елда кызыл диплом белән тәмамлый.
1978 елда Каһирәдә урнашкан әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. Казанның «Әл Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатибы итеп 1973 елда cайланган, беренче имам-хатиб итеп — 1978 елда.
1980 елның 19 июнендә Уфада урнашкан Үзәк диния нәзарәте рәисе һәм мөфти итеп сайлана.
Ул идарә иткән чорда Үзәк диния нәзарәте Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый яңарышы эшендә илнең әйдәп баручы дини үзәкләренең берсе булды. Баш мөфтинең мәчетләр мөнбәрләреннән яңгыраган, үзәк һәм республика телевизион каналларында, шулай ук Интернетта трансляцияләнә торган вәгазьләре һәрвакытта да Исламның тирән гыйлеме һәм ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган.
Бүген Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте бөтен илнең мөселман өммәте бердәмлеген ныгытуны дәвам итә. Бу эштә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин зур роль уйный. Ул республикабызда, илебездә һәм дөньяда бәхәссез рухи авторитетка ия.