Динебез – Ислам
4 октябрь 2023, 08:17

Агачлар Пәйгамбәргә сәлам бирде

Бөек Раббыбыз Үзенең иң сөекле колы һәм Пәйгамбәре Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмгә биргән могҗизаларның бер өлеше агачлар белән булды.

milye-kartinki.ru Агачлар Пәйгамбәргә сәлам бирдеmilye-kartinki.ru Агачлар Пәйгамбәргә сәлам бирде
Агачлар Пәйгамбәргә сәлам бирдеФото:milye-kartinki.ru

 Агачлар, нәкъ кеше кебек, Аның (с.г.с.) әмеренә буйсынды, урыныннан кубып Аның (с.г.с.) янына атлап килде, кушылганны үтәгәннән соң яңадан үзенең урынына кайтып урнашты. Бу хакта иң зур дәрәҗәле сахабәләр: Гали, Ибен Габбас, Ибен Мәсгуд, Ибен Гомәр, Йәглә ибен Мурра, Җәбир, Әсән ибен Малик, Бурайдә, Усама бин Зәед, Гайлән иден Сәләмә (Аллаһ аларның һәммәсеннән риза булсын!) хәбәр иттеләр. Алардан соң килгән табигыйннәрдән булган имамнар төрле юллар белән килгән хәдисләрне туплап, үзләреннән соң килгән буынга тапшырды. Әнә шулай буыннан-буынга күчеп безгә килеп җитте. Бүген шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Күңелне юату өчен

Адашкан һәм гөнаһларга баштан-аяк чумган мөшрикләрне иманга чакырган вакытта Аллаһ Илчесенә (с.г.с.) биниһая авырлыкларга, җәбер-золымнарга очрарга туры килә. Әле дәгъвәтенең тәүге чорында бәндәләрнең шулкадәр каршы торуын күреп, Аның (с.г.с.) күңеле кырыла, һәм Ул (с.г.с.) Аллаһу Тәгаләгә шулай мөрәҗәгать итә: “Йәә Рабби! Миңа шундый бер могҗиза күрсәт ки, моннан соң мине ялганчы дип санаучыларның сүзләренә кайгырмаслык булсын”.

Нәкъ шул вакытта Җибриил гәләйһиссәләм пәйда була һәм Ул Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) даланың читендә үсеп утырган агачны чакырырга куша. Аллаһ Илчесенең чакыруы белән әлеге агач урыннын кубып Пәйгамбәрнең янына килә. “Урыныңа кайт” дип әйткәннән соң, ул яңадан үз урынына барып урнаша.

Бу хакта Гали, Гомәр, Әнәс ибен Малик (Аллаһ алардан риза булсын) хәбәр итә.

Агач шәһадәт кыла

Бер сәфәр вакытында Аллаһ Илчесе (с.г.с.) янына бер бәдәви гарәп килә. Пәйгамбәребез аңрдан: “Кайда юл тоттың?” – дип сорый. Ул исә: “Үзебезнекеләр янына”, – дип җавап бирә. Пәйгамбәребез исә: “Моннан да яхшырак нәрсәне теләмисеңме?” – дип сорый. Бәдәви: “Ә нәрсә соң ул?” – дип кызыксына. Аллаһ Илчесе: “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу үәхдәһүү; ләә шәриикә ләһү; үә әннәә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ” – дип игълан итә. Бәдәви исә: “Ә бу шәһадәтне нәрсә раслый соң?” – дип сорый. Аңа: “Әнә теге дала читендә үсеп утырган агач”, - дигән җавап бирелә. Ибен Гомәр (р.г.) сөйләве буенча, әлеге агач тамырлары белән кубарылып чыгып, ике якка селкенә-селкенә Аллаһ Илчесе (с.г.с.) янына атлап китә. Ул агач Аның сүзенең хаклыгын раслап өч тапкыр шәһадәт кәлимәсен әйтә һәм Пәйгамбәрнең әмере буенча үзенең урынына кайтып утыра.

Агач сәлам бирә

Моңа охшаш күренешне Бурайдә (р.г.) сөйли. Бервакыт без Аллаһ Илчесе (с.г.с.) белән бергә булдык. Бер бәдәви гарәп безнең янга килде. Аның нинди дә булса могҗиза күрәсе килә иде. Аллаһның Илчесе (с.г.с.): “Әнә шушы агачка Аллаһның Илчесе чакыра, дип әйт”, - диде.

Һәм бер агачка күрсәтте. Агач тамырларын кубарып чыкты һәм атлап Пәйгамбәр янына килде һәм: “Әссәләәмү гәләйкә йә расүлаллааһ!” – дип сәләм бирде.

Моны күргән әлеге бәдәви: “Яңадан урынына кайтсын”, - дип сорады. Аллаһ илчесе әмер иткәннән соң агач урынына кайтып урнашты.

Шуннан соң әлеге бәдәви гарәп Пәйгамбәребезгә: “Сиңа сәҗдә кылырга рөхсәт ит”, - дип мөрәҗәгать итте. Ул исә: “Бу беркемгә дә рөхсәт ителми”, - дип җавап бирде. Бәдәви: “Алайса, кул-аякларыңны үбәргә рөхсәт ит”, - дип ялынды. Пәйгамбәр (с.г.с.) моны рөхсәт итте.

Агачлар һәм ташлар ышык ясады

Ерак юлларга сәфәргә чыкканда чүлдә ышык урын булмаганлыктан, еш кына Аллаһ Илчесе (с.г.с.) үзенең хаҗәтен үтәү өчен агач һәм ташларга ышык булып, үзен каплап торырга әмер итә. Шундый очракларның берсе хакында Җәбир исемле сахабә (р.г.) түбәндәгене бәян итә.

“Походларның берсен без Аллаһ Илчесе (с.г.с.) белән бергә булдык. Аңа йомышын үтәү өчен ышык кирәк булды. Ул, үсеп утырган агачның ботагыннан тотып, бераз арырак үскән агач янына китте. Теге агач, буйсынучан дөя шикелле, Аның артыннан атлап барды. Икенчесенә китереп кушкач, аларга: “Минем өстемдә ышык ясап кушылыгыз”, - дип әмер бирде. Алар кушылып ышык ясады. Бераздан аларга үз урыннарына кайтырга кушты, алар кушканны үтәде.

Хөрмәтле сахабәләрдән булган Усәми бин Зәед (р.г.) шундый ук хәлнең икенче бер поход вакытында булганын хәбәр итә. “Походларның берсендә без Аллаһ илчесе белән йөредек. Тирә-якта бер ябык урын күренмәде. Ул миннән: “Агачлар һәм ташлар күренмиме?” – дип сорады. Мин: “Әйе, күренә”, - дип җавап бирдем. Ул: “Агачларга “Аллаһ илчесенең хаҗәте өчен кушылыгыз, ташларга “стена булып өелегез” дип әйт”, – диде. Мин, алар янына барып, шуларны әйттем. Агачлар бергә кушылды, ташлар стена булып өелде. Аллаһ илчесе хаҗәтен үтәгәннән соң, “Агачларга үз урыннарына таралсыннар, дип әйт”, – дип боерды. Җаным Аның кулында булган Аллаһ белән ант итәм, агачлар һәм ташлар һәркайсысы үз урынына китте”.

Нәкъ шундый ук хәл Хунайн сугышы вакытында да була. Бу хакта Йәглә ибен Мурра, Гайлән ибен Сәләмә, Санафи һәм Ибен Мәсгуд (Аллаһ алардан риза булсын) кебек хөрмәтле сахабәләр хәбәр итә.

Агач хәбәр бирә

Аллаһ Илчесе (с.г.с.) иманга кешеләрне генә түгел, җеннәрне дә чакыра. Һәм еш кына алар күмәкләп килеп Пәйгамбәрнең (с.г.с.) дингә чакыруын кабул итәләр – иманга киләләр. Шундый бер очрак “Бәтни – Нәхл” дигән урында була. Нусайбиннан килгән җеннәр төркеме хакында Аллаһ илчесенә бер агач хәбәр итә. Ибен Мәсгуд (р.г.) әлеге вакыйганы шулай сурәтли: “Әлеге җеннәр Аллаһ илчесеннән нинди дә булса раслаучы дәлил сорады. Аллаһ илчесе бер агачны үз янына чакырды һәм ул урыныннан чыгып Пәйгамбәр (с.г.с.) янына килде, аннары яңадан урынына кайтып урнашты. Җеннәр кавеменә иман китерү өчен шушы бер могҗиза да җитәрлек булды.

Башка сәер хәлләр

Агачлар белән бәйле булган тагын берничә сәер хәлне, ягъни могҗизаны кыскача карап үтик. Таифка барган чакта Аллаһ Илчесе (с.г.с.) ат өстендә йоклап китә. Юл өстендә булган гарәп черешнясы Аны үткәрү өчен уртага ярылып икегә бүленә. Ат өстендә барган Пәйгамбәргә зыян китермәс өчен бүленгән бу агач әлегә кадәр шул килеш үсеп утыра.

Бер сәфәр вакытында Сәмура дип исемләгәнгән агач Пәйгамбәрнең янына килеп, Аны әйләнеп чыга һәм яңадан урынына кайта. Аллаһ Илчесе аның хакында болай ди: “Бу агач Аллаһу Тәгаләдән миңа сәлам бирү өчен рөхсәт сорады”.

Ибан Габбас риваятендә килгән хәдистә Аллаһ Илчесе (с.г.с.) бер бәдәви гарәпне иманга чакырганда шулай ди: “Әгәр мин агач башындагы шул ботакны чакырсам һәм ул минем янга килсә, син иман китерерсеңме?” Теге кеше: “Әйе”, - дип җаваплый. Пәйгамбәребез (с.г.с.) агачтагы ботакны чакыргач, әлеге ботак агачтан өзелеп, җиргә сикереп төшә, Аның янына килә. Аннары Пәйгамбәрнең кушуы буенча яңадан урынына кайта.

Корыган бүрәнә елавы

Бу могҗиза агачлар белән булган хәлләр арасында иң нык гаҗәпләндергәне була. Аллаһның Илчесе (с.г.с.) Мәдинә шәһәрендәге мәчетендә вәгазь сөйләгәндә корыган хөрмә агачы кәүсәсенә таяна торган була. Мәчеттә минбәр куелгач, Ул минбәргә таяна башлый. Җомга көнне вәгазь вакытында әлеге агач, дөя шикеллек ыңгырашып, елап җибәрә. Бөтен мәчет тетрәнеп кала. Пәйгамбәр килеп, аның өстенә кулын куйгач һәм ниндидер сүзләр әйткәч кенә, ул елавыннан туктый.

Аллаһның сөекле Пәйгамбәре җыелган халыкка шулай белдерә: “Бу агач үзенең янында Аллаһ исеме зикер ителми башлаганга елады. Әгәр мин аны юатмасам, ул Пәйгамбәр белән аерылуына түзә алмыйча, кыямәт көненә кадәр елар иде. Мин аңа: “Әгәр теләсәң, мин сине үзең үскән бакчага җибәрәм, анда тамыр җибәрерсең, яфрак ярырсың, җимешләр бирерсең. Әгәр инде теләсәң, сине җәннәттә утыртырмын. Анда үсәрсең һәм Аллаһ дуслары синең җимешләреңне ашарлар”, - дидем. Ул миңа: “Мине җәннәттә череми торган, мәңге үсә торган җирдә утырт, Аллаһ дуслары минем җимешләремне ашасыннар”, - диде. Мин шулай эшләдем дә”...

Агачлар Аңа (с.г.с.) сәлам бирде, Аның әмеренә буйсынып, Ул кушканны үтәде. Аның белән аерылуга түз алмыйча, корыган бүрәнә мәчетне тетрәтеп елады... Мондый могҗизалар иманыбызны көчәйтсен, һәр гамәлебездә шундый бөек Пәйгамбәргә ияреп яшәргә этәргеч булсын иде.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас