

Бу изге айда без дә “Өмет” гәзите укучыларына бүләк әзерләдек: яраткан Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) моңа кадәр күпләргә билгеле булмаган могҗизалары хакында язмалар бирергә булдык. Аларның һәммәсе Бохари, Мөслим кебек зур хәдис галимнәре китапларында бяән ителә, һәммәсе тикшерелгән, дөрес чыганакларга нигезләнә. Бу гаҗәеп могҗизалар хакында үзебез генә укып калмыйча, якыннарыбызга, бигрәк тә балаларга җиткерсәк иде. Бөек Пәйгамбәрнең (с.г.с.) әлеге могҗизалары һәммәбезнең күңелендә Аңа карата мәхәббәтне арттырыр һәм күңелләрдә Аңа иярү теләген үстерер дигән фикердә калабыз. Адәм баласы үзе яраткан кешегә охшарга тырыша, аны үзенә идеал итеп куя. Без дә чиксез сөюебез белән һәр гамәл-гыйбадәтебездә Аңа иярсәк, ике дөньяда уңышка ирешербез, ин шәә Аллааһ.
Нәрсә ул могҗиза?
Могҗиза сүзен бу тормышта еш кулланабыз, бераз гайре табигый хәлне күрсәк: “Бу могҗиза!” – дип хәйран калабыз. Асылда могҗиза сүзенең тамырында “гаҗиз” дигән мәгънә ята. Һәм ул кешене нинди дә булса эш яки хәл белән аптыратып, сокландырып гаҗиз калдыру дигәнне аңлата. Һәм могҗизалар асылда Пәйгамбәрләргә бирелде. Алар шул могҗизаларын күрсәтеп дингә чакырган кешеләргә пәйгамбәрлеген раслады, Аллаһу Тәгаләнең кодрәте хакында сөйләде. Пәйгамбәрләрнең варислары булган әүлияләр, ягъни Аллаһу Тәгаләгә якын булган мөэмин-мөселманнар да кайвакыт гаҗәеп нәрсәләр күрсәтә ягъни белдерә. Бу инде аларга Раббыбыз тарафыннан бирелгән кәрамәтләр була, аларга могҗиза дип әйтелми.
Бөек Раббыбыз һәр Пәйгамбәргә үзенең заманында яшәгән халыкка якын булган могҗизаларны бирде. Мәсәлән, Муса гәләйһиссәләм заманында сихерчелек көчле була. Аллаһу Тәгалә аңа кодрәтле таяк бирә, шул таяк белән ул зур могҗизалар күрсәтә, динсезләрне гаҗиз калдыра. Гайсә гәләйһиссәләм заманында табиблык көчле була. Һәм аңа үлеләрне терелтү, тумыштан сукыр булганнарга күрү сәләте бирү, каты авыруларны дәвалау өлкәсендә зур могҗизалар бирелә.
Корьән – иң бөек могҗиза
Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд (с.г.с.) заманында гарәпләрдә сөйләм осталыгы, шигырь сөйләү, касыйдәләр иҗат итү киң таралган һәм бу халык әлеге эшкә сәләтле булганнарны ихтирам иткән. Хәтта кәгъбәнең стенасына җиде шагыйрь язган шигырьләрне алтын хәрефләр белән беркетеп куйганнар. Аллаһу Тәгалә безнең Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) бу халыкны дингә өндәү өчен иң бөек могҗиза итеп Корьән Кәримне бирде. Һәм ул аять-аять әлеге китаптагы сүрәләрне мөшрикләргә укыды, аларны Раббыбызның хикмәтле сүзләре белән гаҗиз калдырды. Шул аятьләр йөрәгенә барып җиткән, күңел күзләре ачылганнар иманга килде, ә инде бу бәхеттән мәхрүм булганнар: “Бу кеше сүзләре түгел бит”, – дип гаҗәпләнсә дә, көферлеген дәвам итте.
Корьән Кәрим – кыямәткә кадәр иман әһелләре өчен иң бөек могҗиза булып кала бирә. Аны укучылар каты авырулардан савыга, иманын ныгыта, сәләтен үстерә, зур савапларга ирешә. Корьәндәге гаҗәеп аятьләр галәмнең яралтылышындагы иң бөек серләрне ача, аларны укып көн саен меңнәрчә кешеләр иманга килә. Бу хакта күп языла, социаль челтәрдә күп хәбәрләр бирелә. Шунлыктан әлеге могҗизага аз тукталабыз, халкыбызга әз билгеле могҗизаларны бәян итәбез.
Бармаклары чишмә булды...
Гарәп ярымутравындагы табигатьнең эсселеге, эчәр суның азлыгы аңа булган ихтыяҗны тагын да көчәйтә. Күп төрле сәфәрләр вакытында Аллаһның илчесе (с.г.с.) су белән бәйле гаҗәеп могҗизалар күрсәтә, сахабәләргә эчәргә, таһәрәт алырга мөмкинлек бирә. Өч тапкыр аның бармакларыннан су ага. Бу хакта имам Бохари һәм имам Мөслимнең сахих хәдисләрендә хәбәр ителә. Әнәс (р.г.) аша килгәнендә ул шулай бәян итә: “Без Зәүра дигән урында өч йөз кеше идек. Аллаһ илчесе (с.г.с.) икенде намазы өчен тәһарәт алырга кушты. Ул әз генә булса да су китерергә кушты. Китергән сулы савытына кулларын тыкты һәм бармакларыннан чишмә кебек су акты. Өч йөз кеше туйганчы су эчте, таһәрәт алды.
Икенче хөрмәтле сахабә Җәбир радыйаллаһу гәнһү шундый могҗиза турында болай дип сөйли: “Ходайбия сугышында без мең ярым кеше, сусыз калдык. Аллаһның илчесе (с.г.с.) бурдюктагы азы гына су белән тәһарәт алды һәм аңа кулын тыкты. Һәм мин Аның бармакларыннан чишмә кебек су акканын күрдем. Мең ярым кеше су эчте, савытларына су тутырды”.
Бу хактагы өченче хәдис тә Җәбир (р.г.) сахабә аша китерелә. Ул Буватка поход вакытында була. Әлеге могҗизаны ул шулай бәян итә: “Аллаһ илчесе кешеләрне тәһарәт алырга чакырырга булды. Без Аңа: “Су юк”, - дидек. Ул исә: “Әз генә булса да табыгыз”, - диде, кәрванның зур чанын китерергә кушты. Без аны китереп Пәйгамбәрнең алдына куйдык. Ул кулын чанның төбенә куйды һәм бармакларын ачты. Без исә әз генә суны аның кулына түктек. Шунда мөбарәк бармакларыннан чишмә кебек су акты, чан тулды. Ул кешеләрне су алырга чакырды, һәммәсе туйганчы эчте, тәһарәт алды. Мин: “Барысы да килде, башка кеше калмады”, - дигәч, кулын алды һәм чан тулы килеш калды”.
Игътибар итик! Муса гәләйһиссәләм таягы белән ташка суккач таш астыннан чишмә бәреп чыкты. Ташлар астыннан су чыгу – гадәти хәл. Ә безнең Пәйгамбәребезнең бармакларыннан чишмә кебек су ургылып акты.
Чишмә-коелар терелде
Су белән булган тагын берничә очракны күрсәтеп үтәбез. Могаз бин Җәбәль (р.г.) бу хакта шулай сөйли: “Табукка поход вакытында юлда барганда бер чишмә очрады. Аңардан шнур кебек нечкә генә су саркып ята иде. Аллаһның илчесе (с.г.с.): “Шуннан бераз су алыгыз”, - дип кушты. Без учлап аннан бераз су алдык, Пәйгамбәр (с.г.с.) аның белән битен, кулларын юды. Шуннан ул суны яңадан чишмәгә түктек. Шунда ук аның тишеге киң итеп ачылды, көчле итеп су ургылып чыкты, бөтен армия суга тиенде”. Аллаһның илчесе (с.г.с.) исә Могаз бин Җәбәльгә: “Могҗиза белән аккан бу бәрәкәтле су бу якларда бакчалар барлыка килүгә сәбәп булачак. Исән булсаң, син аны күрерсең”, - ди. Мөхтәрәм сахабә әлеге хәлләрне үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешә.
Бәра һәм Сәләмәтә ибне Әхвадан, башка сахабәләрдән килгән хәбәрдә әлеге очрак сөйләнелә. “Ходайбия сугышында бер коега туры килдек. Без дүрт йөз кеше идек. Коеның суы иллеләп кешегә җитәрлек иде. Без аны алып бетердек. Аллаһның илчесе кое янына утырды, чиләк белән су сорады. Һәм ул чиләккә авызына су бөректе һәм дога кылды. Аннары чиләкне коега түкте. Шул мизгелдә кое кайнагандай гөрелдәп су белән тулды. Бөтен гаскәр туйганчы су эчте, хайваннарга эчерде, савытларын тутырды”.
Мута сугышы вакытында булган хәлне Әбү Катада (р.г.) сөйли. “Мута сугышында без сусыз калдык. Аллаһ илчесе: “Бурдюгыңны сакла, ул зур эшкә кирәк булачак”, - диде. Су беткәч Ул миңа: “Бурдюгыңны китер”, - диде. Мин китереп бирдем. Ул аны авызына китерде, эченә өрдеме-юкмы, белмим. Һәм шундагы барча кеше шул савыттан су эчте, савытларын тутырды”.
Иң хөрмәтле сахабәләрнең берсе Гомәр радыйаллаһу гәнһү сөйләгән хәбәргә карыйк. “Табукка поход вакытында сусыз калдык. Кайберәүләр хәтта дөяләрен суеп, эчәкләре арасындагы суны сыгып эчте. Әбүбәкер Пәйгамбәргә Аллаһу Тәгаләдән яңгыр сорап мөрәҗәгать итәргә булды. Аллаһ илчесе күтәрелгән кулларын төшереп тә өлгермәде, коеп яңгыр яуды. Без аның суын савытларга тутырдык. Аннары яңгыр туктады. Ул безнең гаскәр өстенә генә яуган иде, тирә-як коры калган иде”...
Аллаһу Тәгаләнең иң хөрмәтле Пәйгамбәре (с.г.с.) кайчан кулларын күтәреп дога кылса, шунда ук яңгыр яву очраклары бик күп тапкырлар була. Суга бәйле могҗизалар күп була, бүген китергән мисаллар һәммәбезне гаҗиз калдыра, Аллаһ илчесе (с.г.с.) никадәр бөек кеше икәнлеген раслый.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.