

Аллаһу Тәгалә Үзе һәм фәрештәләр салават әйткән дәрәҗәле Пәйгамбәргә (с.г.с.) без – Аның өммәтендәге мөселманнарга гыйбадәтне гамәлгә кую никадәр мөһим һәм кирәкле икәнен аңласак иде. Чөнки Раббыбыз сөекле илчесенә шулкадәр рәхмәт кыла ки, Үзе Аны (с.г.с.) зурлап, мактап салаватлар әйтә, башкаларга үрнәк итеп куя. Гөнаһсыз, пакь фәрештәләре дә бу гамәлне яратып башкара. Иман әһелләре әйткән салаватлар аларның үзләренә ун тапкыр арттырылып, әҗер-саваплар булып әйләнеп кайта. “Кем Пәйгамбәргә (с.г.с.) 10 салават әйтсә, Аллаһу Тәгалә аңа 100 салават итеп кайтара, кем 100 салават әйтсә, Аллаһу Тәгалә аңа 1000 салават итеп җавап бирә”...
Димәк, Аллаһ илчесенә салават әйтүчегә ун тапкыр арттырып үзенә дога һәм әҗерләр әйләнеп кайта.
Моннан тыш салават әйтүче Аллаһның бөек Пәйгамбәре (с.г.с.) белән бәйләнешкә керә, чөнки фәрештәләр шунда ук ул салаватларны Аңа (с.г.с.) җиткереп тора. Бервакыт сахабәләргә шул хакта әйткәч, алар гаҗәпләнеп: “Әй, Аллаһның илчесе, Син ничек итеп безнең салаватларны кабул итәчәксең, үлгәч кешенең тәне череп, таркалып бетә бит”, - диделәр. Ул (с.г.с.) исә болай дип җавап бирде: “Аллаһу Тәгалә Пәйгамбәрләрнең тәннәрен черетми”.
Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салаватлар ничек җиткерелә соң? Беренчедән, Аның кабере янындагы фәрештә, ул исә бөтен җан ияләрен таный һәм исемнәрен белә, “Сиңа фәлән ул фәлән яисә фәлән кызы фәлән” салават әйтте”, - дип хәбәр итә. Икенчедән, Аллаһу Тәгалә бу кешенең тавышын Аңа (с.г.с.) ишеттерә һәм йөзен күрсәтә. Имам Бәйхакый хәдисендә Аллаһ илчесенең шундый сүзләре китерелә: “Миңа күркәм рәвештә салаватлар әйтегез, чөнки сезнең салаватларыгыз миңа сезнең исемнәрегез һәм йөзләрегез белән бергә күрсәтелә”.
Димәк ,салават әйтүче Аллаһның сөекле Пәйгамбәре (с.г.с.) белән бәйләнешкә керә, зур әҗер-савапларга ирешә, аның әхлагы яхшыра һәм ул кыямәт көнендә башкалардан алдарак аның шәфәгатенә ирешә.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.