Динебез – Ислам
21 сентябрь 2023, 08:19

Пәйгамбәребезгә якынаю өчен күркәм салават

Бу салават үзенең эченә күп мәгънәне сыйдыра.

klublady.ru Пәйгамбәребезгә якынаю өчен күркәм салаватklublady.ru Пәйгамбәребезгә якынаю өчен күркәм салават
Пәйгамбәребезгә якынаю өчен күркәм салаватФото:klublady.ru

Әллааһүммә! Салли үә сәллим үә бәәрик гәләә сәййидинәә үә хәбиибинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә сахбиһии әҗмәгиин.

Әллааһүммә – Әй, Аллаһым!

Салли – күп салаватлар булсын;

үә сәллим – һәм сәламнәр булсын;

үә бәәрик  - бәракәтләр булсын;

гәләә сәййидинәә – җитәкчебезгә;

үә хәбиибинәә – һәм сөеклебезгә;

Мүхәммәдин – Мүхәммәдкә;

үә гәләә әәлиһи – һәм Аның гаиләсенә;

үә сахбиһии – һәм Аның сахабәләренә;

әҗмәгиин – барысына бергә.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Кыямәт көнендә безнең җитәкчебез булачак сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәдкә һәм Аның гаиләсенә һәм Аның сахабәләренә бөтенесенә дә бездән күп салаватлар, күп сәламнәр җиткер һәм аларга күп бәракәтләреңне бир!

Бу салават үзенең эченә күп мәгънәне сыйдыра, аны укыганда Пәйгамбәребезне (с.г.с.), пакь гаиләсен, динебез өчен фидакарьлек күрсәткән хөрмәтле сахабәләрен күз алдына китерәбез, аларга охшарга тырышабыз, аларның һәммәсен яратабыз һәм үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Әлеге салаватта безнең ихлас догабыз берьюлы Аллаһ илчесенә генә түгел, Аның (с.г.с.) якыннарына һәм сахабәләренә дә бара, бәрәкәтлерәк була.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас