Динебез – Ислам
21 сентябрь 2023, 08:07

Галәм горурлыгы – Ул безнең Пәйгамбәр

Унсигез мең галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм туган Мәүлид ае дәвам итә. Быел аның туган көне 27 нче сентябрьгә туры килә.

sonna.so Галәм горурлыгы – Ул безнең Пәйгамбәрsonna.so Галәм горурлыгы – Ул безнең Пәйгамбәр
Галәм горурлыгы – Ул безнең ПәйгамбәрФото:sonna.so

Килде бөек Пәйгамбәр

Нурланды бар галәмнәр.

Ике дөньяда бәхетле

Аңарга ияргәннәр.

Унсигез мең галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм туган Мәүлид ае дәвам итә. Быел аның туган көне 27 нче сентябрьгә туры килә. Үзенең килүе белән бөтен кешелек дөньясын гына түгел, бөтен яралтылган барлыкларны сөендергән, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ишек ачкан Аллаһ илчесенә мәхәббәт һәм ихтирам торган саен арта бара. Моңа кадәр Исламда булмаган милләтләр миллионлап-миллионлап хак динне кабул итә һәм бөек Пәйгамбәрне (с.г.с.) үзенә идеал итеп игълан итә, һәр гамәлдә, һәр эштә Аңа иярергә, Аның сөннәтен тормышта кулланырга тырыша.

Ә без соң, үзебезне Аның (с.г.с.) өммәте дип санаганнар көн саен ул бөек Пәйгамбәрне (с.г.с.) ничә тапкыр исебезгә төшерәбез, күпме салаватлар әйтәбез, Ул калдырган мирасны ничек өйрәнәбез? Олы бәйрәм алдыннан берничә хәдисен һәм сөннәтен искә төшереп үтсәк, һәммәбезгә файдалы булыр, ин шәә Аллааһ. “Гыйлем алу – һәр мөслим, мөслимәгә фарыз гамәл”. “Бишектән ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз”. Аллаһ Илчесе (с.г.с.) һәр мөселманга гыйлем алырга, бөтен гамәл-гыйбадәтләрне Корьәндә һәм сөннәттә кушылганча үтәргә кушты. Мәчетләребез Корьән өйрәнүчеләр, гыйлем алучылар белән тулса иде, сабыйлардан алып таякка таянган өлкәннәребезгә чаклы гыйлем баскычларыннан үргә атласа иде...

“Җәннәт – аналарның аяк астында”. “Ата-анасын рәнҗеткән, аларның ризалыгын алмаганнар җәннәткә кермәс!” Һәр гаиләдә ата-анага хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тирәнәйсә, тормышыбыз ямьләнер, бәрәкәт килер. Әгәр инде алар мәрхүм булса, көн саен догалар җибәреп, рухларын сөендерсәк иде.

“Күркәм холыклылар - миңа иң якыннардан булыр”. Аллаһ Илчесе (с.г.с.) бөтен кешелек тарихында күркәм холыкның иң югары дәрәҗәсенә күтәрелде. Безгә дә Аның (с.г.с.) үрнәгендә көн саен холыкларыбызны яхшырту, яман гадәтләребездән арыну, Пәйгамбәргә якынаю насыйп булса иде...

“Олыларны ихтирам итмәгәннәр, кечеләргә шәфкатьле булмаганнар бездән түгел”. Һәр кешегә, олымы ул кечеме, ихтирам һәм шәфкать күзләре белән карасак, тормышыбыз ямьләнер иде...

Аллаһ Илчесе (с.г.с.) һәр кешегә елмаеп карады, шул елмаюы, ягымлы сөйләшүе белән күңелләрне яулады. “Дин кардәшеңә елмаеп каравыгыз – садака”, - диде. Әгәр кешеләргә һәрчак елмаеп карасак, көн озынына садака биргән савапларга ирешербез, дөньяларыбыз нурланыр, күңелләр күтәрелер иде...

“Күрше хакы башкаларга караганда ун тапкыр өстенрәк”... Күршеләр белән яхшы мөгаләмә хакында бик күп хәдисләр килде. Безнең күршеләребез ни хәлдә? Алар белән ничек яшибез? Аралар бозылган булса, төзәтик, бәхилләтик, ахирәткә калдырмыйк.

“Кыямәт көнне мин сезне кул һәм аякларыгыздагы таһәрәт эзләреннән танырмын, алар нурланып торыр”. “Намаз – минем күзләремнең нуры”. Аллаһның сөекле Пәйгамбәре (с.г.с.) намазның дәрәҗәсе, аны укымаучының нинди газапларга тарыячагы хакында күп тапкырлар әйтте. Җаны чыкканда да иң соңгы сүзләре: “Намаз, намаз”... булды. Тәүлекнең нибары бер сәгатен алган биш намазыбызны укысак, кыямәт көнендә Пәйгамбәргә (с.г.с.) иярербез, җәннәт әһелләре булырбыз...

Галәм горурлыгы булган сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) һәр сүзе – олы дәрес, һәр гамәле – безгә үрнәк. Ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешү өчен Аның тормышын өйрәнсәк, үзебезгә идеал итеп куеп, Аңа иярсәк иде. Бу идеалны безгә бөек Раббыбыз Үзе бирде.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас