Динебез – Ислам
21 сентябрь 2023, 08:32

Дога

Пәйгамбәргә якынаю өчен Аллаһу Тәгаләгә дога.

ВКонтакте ДогаВКонтакте Дога
ДогаФото:ВКонтакте

БисмилләәһирРахмәәнирРахиим.

Әлхәмдүлилләәһи Раббиль-гәәләмиин.

Әллааһүммә салли үә сәллим үә бәәрик гәләә сәййидинәә үә хәбиибинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә сахбиһии үә бәәрик үәә сәллим!

Йәә Рабби! Йәә Аллааһ!

Йәә Рабби! Йәә Рахмәән!

Йәә Хәййү! Йәә Каййүүм! (3 кат)

Йәә ӘрхәмәрРаахимиин!

Әй, Мәрхәмәтле Раббым! Син Үзеңнең сөекле колың һәм илчең Мүхәммәд  салләллааһу гәләйһи үә сәлләмне галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдең, Үзеңнең каршыңда иң бөек дәрәҗәләргә ирештердең. Безнең милләтебезгә Аның (с.г.с.) өммәтендә яшәү һәм тәрбияләнү бәхете бирдең.

Йәә Рабби! Миңа кешелек өчен үрнәк итеп җибәргән Пәйгамбәрең өммәтенең лаеклы әгъзасы булырга, һәм эшем һәм һәр гамәлемдә, һәр халәтемдә Аңа (с.г.с.) якынаерга ярдәмнәреңне бир. Гамәлләремне Корьән һәм сөннәт буенча кылырга, Үзеңнең китабыңны тиешенчә укырга, аңларга, гыйбадәтләремне сөннәт буенча үтәргә ишекләреңне ач. Тормыш иптәшемә, газиз балаларыма, оныкларыма (исемнәре, әтиләренең исемнәре белән) тулы иман бир, файдалы гыйлем бир, күркәм холык бир, аларны сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу гәләйһи үә сәлләм өммәтенең лаеклы вәкилләре итеп тәрбия кылсаң иде.

Әй, Мәрхәмәтле Раббым! Минем йөрәгемне Үзеңә һәм сөекле Пәйгамбәреңә мәхәббәт белән тутыр, шул мәхәббәт бөтен авырлыкларны җиңәргә, гамәлләремне ихласлык белән кылырга, гомеремне Үзең риза булырлык итеп яшәргә көч бирсен. Үзеңнең динеңне шул мәхәббәт белән башкаларга җиткерергә ярдәм бир. Кыямәт көнендә Үзеңнең рәхмәтеңә, ризалыгыңа, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу гәләйһи үә сәлләм шәфәгатенә ирешергә, җәннәттә Аның белән бер табыннарда утырырга насыйп ит.

Әәмиин. Әлхәмдүлилләәһи Раббиль-гәәләмиин.

Әллааһүммә салли үә сәллим үә бәәрик гәләә сәййидинәә үә хәбиибинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә сахбиһии әҗмәгиин.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас