Динебез – Ислам
13 сентябрь 2023, 08:08

Гөнаһлардан тыелганнар алга чыгар

Сезнең игътибарга имам Шәмсетдин Мөхәммәт бин Әхмәт бин Госман әз-Зәхәбинең “76 зур гөнаһ” китабыннан кыскача аңлатмалар бирергә булдык. Олуг галимнең бу хезмәте бөтен дөньяда танылу тапты. 

Гөнаһлардан тыелганнар алга чыгарГөнаһлардан тыелганнар алга чыгар
Гөнаһлардан тыелганнар алга чыгар

76 зур гөнаһ

  1. Ширек кылу – Аллаһу Тәгаләгә табынган кебек башка бер затка табыну.
  2. Кеше үтерү.
  3. Сихерчелек.
  4. Намазга игътибарсызлык.
  5. Зәкят түләүдән баш тарту.
  6. Ата-ананы тыңламау.
  7. Риба алу (процент акчасына яшәү).
  8. Ятим балаларның мөлкәтенә кул сузу.
  9. Пәйгамбәргә (салләллааһу гәләйһи үә сәлләм) ялган сүзләр тагу – хәдисләр уйлап чыгару ягъни ул әйтмәгән сүзләрне аныкы дип әйтү.
  10. Рамазан аенда җитди сәбәпләр булмаган килеш уразаны тотмау.
  11. Сугыш яланыннан качу.
  12. Зина кылу.
  13. Кешеләрне алдап һәм җәберләп дәүләт белән идарә итү.
  14. Хәмер – исерткеч эчемлекләр эчү.
  15. Үз-үзеңне югары кую, горурлану, тәкәбберләнү.
  16. Ялган шаһитлык кылу, ягъни кемгәдер ярдәм итәм дип ялган күрсәтмә бирү.
  17. Ләүәт – гомосексуализм. (Үз җенесеңдәге кеше белән якынлык кылу).
  18. Пакизә, гыйффәтле хатын-кызны зина кылуда гаепләү.
  19. Хаксыз рәвештә диннең мөлкәтен (Бәйтүль-мал) һәм зәкят сәдакаларын тотыну.
  20. Кеше мөлкәтен үзләштерү.
  21. Урлашу.
  22. Басып алу, талау.
  23. Ялган антлар бирү.
  24. Алдашу, ялганлау.
  25. Үз-үзеңне үтерү.
  26. Хөкем чыгарганда гадел булмау.
  27. Нәселеңдәге хатын-кызны гөнаһлардан (зинадан, ярым-ялангач йөрүдән, башка гөнаһлардан) тыймау.
  28. Хатын-кызларның ирләргә, ирләрнең хатын-кызларга охшарга тырышуы.
  29. Ялган туй (хуллә).
  30. Канны, үләксәне һәм дуңгыз итен ашау.
  31. Бәвелгә карата (сидек) игътибарсызлык.
  32. Җәберләп салым җыю.
  33. Ике йөзлелек – монафиклык.
  34. Хыянәт кылу.
  35. Дин гыйлемен дөнья өчен алу һәм аны башкалардан яшерү.
  36. Кылган яхшылыкны искә төшереп битәрләү.
  37. Тәкъдиргә ышанмау, аны инкарь итү.
  38. Шымчылык итү, башкаларның серен белергә тырышу.
  39. Каргау, ләгънәт кылу.
  40. Әмергә буйсынмау.
  41. Күрәзәчеләр, юраучылар, астрологларның сүзенә ышану.
  42. Хатын кешенең иренә буйсынмавы.
  43. Туганнар белән аралашмау.
  44. Җан ияләренең сурәетн ясау.
  45. Гайбәт сөйләү.
  46. Кеше үлгәч кычкырып елау.
  47. Нәселеңдәге кешенең яманатын сату.
  48. Кешеләргә золым кылу һәм явызлык.
  49. Мөселманнарга каршы корал күтәрү һәм аларны кәферлектә гаепләү.
  50. Мөселманнарга зыян китерү һәм аларны кимсетү.
  51. Тәкъва мөселманнарга зыян салу.
  52. Масаю һәм киемеңне озынайту.
  53. Ирләрнең ефәк киюе һәм алтын балдак тагуы.
  54. Кол кешенең хуҗасыннан качып китүе.
  55. Малны “Бисмилләһ”сез сую. (Мал суйганда иң соңгы сүз итеп “Бисмилләәһи Әллааһу әкбәр” дип әйтелә, башкача әйтелсә, бу ит ашарга ярамый).
  56. Җир биләмәсе чикләренең тамгасын алыштыру ,күчереп кую.
  57. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сахабәләрен кимсетү, хурлау.
  58. Әнсарларны – Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) заманында булган сахабәләрне хурлау.
  59. Тыелган, гөнаһлы эшкә чакыру.
  60. Парик йөртү, татуировка ясату.
  61. Мөселманнарга корал белән янау.
  62. Үз әтиең булмаган кешене әтиең дип атау.
  63. Начарлыкка юрау, нинди дә булса эш һәм хәлне алдан начар бетәр дип әйтү.
  64. Алтын һәм көмеш савыт-саба куллану.
  65. Бәхәсләшү.
  66. Колны печтерү, аны интектерү һәм җәберләү.
  67. Сатып алучыны алдау, киметеп үлчәп бирү.
  68. Аллаһтан җәза булачагына ышанмау.
  69. Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү.
  70. Аллаһу Тәгалә биргән нигъмәтләргәшөкер кылмау.
  71. Суы күп булып та аны кешеләргә бирүдән баш тарту.
  72. Хайваннарга тамга салу.
  73. Отыш уеннары уйнау (комарлы уеннар белән акча үзләштерү).
  74. Әл-Хәрам (Мәккәдәге) мәчтеендә җинаять кылу.
  75. Җомга намазына йөрмәү һәм аны ялгыз уку.
  76. Мөселманнарга каршы шымчылык итү һәм аларның яшерен серләрен ачу.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

ВКонтакте

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас