Динебез – Ислам
5 сентябрь 2023, 06:51

Намаз вакыты дөресме?

Гәзитебезнең август санында басылган намаз вакыты хакында укучыларыбыздан хәбәрләр килде. Анда сүз ястү намазының керү вакыты ахшамнан соң ике сәгать үткәч бирелүе, ә башка тәкъвимнәрдә бу вакытның сәгать ярымнан соң күрсәтелүе хакында бара. Кайсысы дөрес соң?

Намаз вакыты дөресме?Намаз вакыты дөресме?
Намаз вакыты дөресме?

 

Дини тәкъвимнәрдә намаз вакытларының төрле-төрле булуы безнең үзебезне дә күптәннән борчый. Әйтик, Уфаның берничә мәчетендә чыгарылган календарьларны карасак, анда иртәнге намаз белән ахшам намазларының керү вакытында да берничә минут аерма бар: кояшның чыгу һәм баю вакытлары төрлечә күрсәтелә. Инде соңгы вакытта ястү намазының керү вакыты кайбер тәкъвимнәрдә аерма сәгать ярым итеп күрсәтелә, ә кайберләрендә ике сәгать итеп куелган.

Җәйге чорда ястү намазының кайчан керүе хакындагы бәхәсләр безнең җирлектә, ягъни Башкортстан, Татарстан, алар белән бер пояста урнашкан төбәкләрдә бик күптәннән күтәрелеп, әлегә кадәр чишелеп бетмәгән проблема булып кала килә. Мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗәни дә үз заманында бу проблеманы күтәреп чыккан һәм аерым хезмәт язган. Мәсьәлә шунда ки, безнең төбәктә июнь, июль, август айларында кояш баеганнан соң кызыллык бетми, ул офыкта агара башлаган таң белән килеп кушыла. Фикһ буенча, ястү намазы ахшам кызыллыгы бетеп караңгы төшкәч керә. Бездә исә кызыллык бетми, иртәнге намаз вакыты керә – таң ата.

Бу мәсьәлә буенча төрле тәкъдимнәр бар. Казанның “Шамил” мәчете имамы, динебезне тарату өчен фидакарьлек күрсәтүче Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин быелгы җәйдә бу хакта интернеттагы каналында үзенең фикерен әйткән иде. Аңа бик күпләр каршы чыкты. Чөнки, чыннан да, бу бик четерекле, җаваплы мәсьәлә. Соңгы вакытта бездәге тәкъвимнәрдә иртәнге намазның керүе турында да төрле саннар бар. Берәүләрендә ул кояш чыгарга сәгать ярым кала дип билгеләнсә, икенчеләрендә ике сәгать яисә бер сәгать 45 минуттан керә дип күрсәтелә. Биредә бу мәзһәбләр арасындагы аерма хакында да әйтергә телибез. Әйтик, имам Шәфигый мәзһәбендә иртәнге намаз таң агару белән керә дип исәпләнә һәм аңа иярүчеләр таң ату белән намазын укый. Безнең имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә исә иртәнге намаз бераз яктыргач укыла, шунлыктан кояш чыгарга сәгать ярым калгач укысак, яхшырак була.

Ястү намазы күп еллар буена безнең төбәктә мәчетләрдә кояш баегач сәгать ярым үтү белән тәгаенләнгән. Офыкта кызыллык бетеп җитмәгәнлектән кайбер мөселманнар үз өйләрендә укыганда аны бераз кичектереп укырга тырыша.

Без исә бүгеннән башлап гәзитебездә Үзәк Диния нәзараты тарафыннан чыгарылган календарь вакытларын бирә башлаячакбыз. Әмма Уфадагы ахшам намазы вакыты белән Туймазыдагы вакыт бер була алмый. Шунлыктан интернеттан файдалана белүчеләр үз төбәкләренә караган вакытны андагы тәкъвим буенча белә ала. Яисә Уфа вакытын кулланучылар үзләрендә кояшның кайчан чыгуын һәм баюын карап торып, күпме аерма булуын билгели дә, соңыннан Уфаныкына шулкадәр өстәп укый ала. Мәсәлән, Миякә һәм Борайда бу вакытлар унбиш минутка җитә. Һәммәбезгә намазларыбызны күз карасыдай саклап, вакыты кергәч укырга һәм Раббыбыз каршындагы фарыз гамәлләребезне тиешенчә үтәргә язсын!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

stylishbag.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас