

Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримдә гыйлем ияләренең башкалардан өстенрәк булуын дәлилләп шулай белдерә: “Сездән иман китерүчеләрне һәм гыйлем ияләрен Аллаһу Тәгалә дәрәҗәләргә күтәрә. (“Мүҗәдәлә” сүрәсе, 11 нче аять).
Бу аятьтән күренүенчә, Раббыбыз каршында дәрәҗәле булу өчен иң беренче чиратта иман китерү шарт. Чөнки имансыз кеше шулкадәр гыйлемле булса да, хәтта бөтен галәмне тутырырлык изгелекләр кылса да, аның бер гамәле дә кабул булмый. Кабере ябылу белән ул каты газапка тарый, ә инде кыямәт көнне аның эшләре үлчәүгә дә салынмыйча, бу бәндә җәһәннәмгә – мәңгелек утта янарга озатыла.
Димәк, адәм баласының иң беренче һәм иң зарурый вазифасы - Аллаһу Тәгаләне тану, Аңа иман китерү. Аннары Аның фәрештәләренә, китапларына, илчеләренә, кыямәт көненә, тәкъдиргә, үлгәннән соң терелеп чыгуга хакыйкый иман китерү тиешле. Ә иманның асылын аңлап, чын мөселман булу өчен һәр акыллы кеше шәригатьтәге иң кирәкле гыйлемнәрне алырга бурычлы. Гыйлем алу – һәр мөселман ир һәм хатынга фарыздыр. Аллаһ илчесе Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмнең бу хәдисендә гыйлем алу һәр мөселман ир кешегә һәм хатын-кызга фарыз, ягъни һичшиксез үтәлергә тиешле гамәл итеп күрсәтелә. Биредә, әлбәттә, бәндәне Аллаһның иманлы колы булып дөньяда бәхетле яшәү һәм ахирәрәттә мәңгелек сәгадәткә – җәннәткә керү дәрәҗәсенә ирешү өчен кирәкле булган Исламның нигезен тәшкил иткән гыйлемнәр хакында бара.
Кем ул Аллаһу Тәгалә? Без кайдан килдек? Кая китәчәкбез? Адәм балалары бу дөньяда ничек гомер сөрергә тиеш? Кешегә иң беренче чиратта нинди гыйлемнәрне өйрәнергә кирәк? Гаилә нинди максатлар белән корылырга тиеш? Балаларга нинди тәрбия бирергә кирәк? Ни өчен туганлык җепләрен сакларга кирәк?...
Менә шундый сораулар һәр балигъ булган кешене борчырга тиеш. Һәм бу сорауларга бөтен җаваплар Аллаһу Тәгаләнең сөекле илчесе Мүхәммәд (с. г. с.) аша җибәрелгән Корьән китабында һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) хәдисләрендә тулысынча бирелгән. Шул ике чыганакка нигезләнеп, Ислам галимнәре мөселманнар өчен шундый фәннәрне тәкъдим итә: гакыйдә, тәҗвид, Коръән тәфсире, фикһ, хәдисләр, сира, гарәп теле.
Гакыйдә фәне мөселманны Аллаһу Тәгалә, Аның исем һәм сыйфатлары белән таныштыра. Иманны исбатларга, арттырырга, дөресләргә, тирәнәйтергә өйрәтә һәм аңа зыян китерүче бөтен шик-шөбһәләрдән арындыра.
Тәҗвид фәне исә Корьәнне дөрес итеп укырга өйрәтә. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.с.) Корьәнне өйрәнергә, укырга, ятларга кушты. Җәннәткә кергән иманлы кешегә Аллаһу Тәгалә: “Укы һәм күтәрел!” – диячәк. Корьәннең һәр ятланган аяте аны җәннәттә бер дәрәҗәгә күтәрәчәк. Бүген намазга баскан һәр мөселман намаз эчендәге сүрәләрне дөрес итеп ятларга, укырга, Корьәнне уку максатып куеп, һәр көнне бу юлда алга атларга тиеш.
Корьән тәфсире буенча китаплар безне аның эчтәлеге белән таныштыра, аятьләрнең иңү сәбәбен аңлата. Бөек Раббыбыз Үзенең китабында безгә ниләр боерды, бездән ниләр таләп ителә? Һәр мөселман укый торган бу изге китапта ниләр язылган? Бүген, Аллаһуга шөкерләр булсын, татар, башкорт, рус телләрендә төрле тәфсирләр чыкты. Әле гарәп хәрефе белмәгәннәр дә аны кат-кат укырга, гыйлемен арттырырга, яшәү мәгънәсен аңларга тырышырга тиеш.
Фикһ фәне мөселман кешегә намаз уку өчен тәһарәт алудан башлап, яшәү өчен кирәкле бөтен мәсьәләләргә кагылган гыйлемнәрне бирә. Фикһ – ул Ислам хокугы, Ислам юриспруденциясе, Ислам кануннары. Балигъ булган мөселман бу дөньяда ничек яшәргә, ничек гыйбадәт кылырга, кешеләр белән ничек аралашырга, эшләрен ничек алып барырга тиеш? Болар барысы да фикһ фәнендә ачык аңлатылган.
Хәдис гыйлеме безне Аллаһ илчесенең (с.г.с.) гомер буена ничек яшәве, ничек гыйбадәт кылуы, теге яки бу хәлдә ниләр эшләве белән Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сүзләре һәм сахабәләренең сүзләре аша таныштыра.
Гомеребезнең һәр мизгелен сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) үрнәгендә үткәрү, ул кылган гамәлләрне берәм-берәм гамәлгә кертү өчен һәммәбез фидакарьлек күрсәтсә иде.
Унсигез мең галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән Аллаһ илчесе Пәйгамбәребезнең салләллааһу гәләйһи үә сәлләмнең гомер юлы – һәр мөселман өчен олы дәрес. Ул (с.г.с.) безнең динебезне җиткерү өчен ничек тырышып, нинди сынаулар үтте, сахабәләре Аңа (с.г.с.) ничек ярдәм итте? Алар ничек итеп җаннарын һәм малларын кызганмыйча динебезне үстерү һәм тарату өчен тырышты?
Бу сорауларга җавапны сира фәне бирә. Сира сүзе гарәпчәдән юл дигәнне аңлата, бу фәндә Мүхәммәд (с.г.с.) пәйгамбәрнең тормыш юлы өйрәнелә. Бу хакта да хәзер татар, рус телләрендә матур китаплар чыкты. Аларны кат-кат укырга, балаларыбыз, оныкларыбыз белән бергәләп өйрәнергә, бергәләп сирага багышланган фильмнар карарга була. Шул мөмкинлекләрне тиешенчә файдалансак иде.
Гарәп теле - Аллаһу Тәгаләнең Корьәне иңдерелгән тел. Аңардагы сүзләрне аңлау, догаларны уку, мәгънәсенә төшенү өчен һәр мөселман бу телне күпмедер белергә тиеш. Тәүдә хәрефләрне өйрәнеп, аннан Корьәнне дөрес укуны үзләштереп, әкрен-әкренләп сүзләрнең мәгънәсен өйрәнергә мөмкинлекләр бар. Хәзер сүрәләрнең һәр сүзен аңлатып китаплар чыгарылды, бу эш тә күпкә җиңеләйтелде. Бары тик һәр иманлы кеше дөрес ният куеп, адым-адым алга бару өчен тырышса, Аллаһу Тәгалә Үзенең ризалыгы өчен гыйлем алырга омтылучыларга ишекләрне ачар. Һәммәбез шул ишекләргә керү өчен алга атласа иде.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.