

Миллионлаган балалар, үсмерләр, егет һәм кызлар мәктәп, колледж, югары уку йортлары бусагасын атлап керә, гыйлем алу өчен парталар артына утыра. Ил күләмендә бу көн “Белем көне” дип исәпләнүе һәммәбез өчен сөенечле, чөнки гыйлем адәм баласын баета, әйләнә-тирәлекне, дөньяны танырга өйрәтә. Бер гасыр дәвамында илебез мәктәпләрендә бирелгән урта белемнең бушлай булуы – дәүләтебезнең куанычы. Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын, түләүсез белем алып, илебез халкы дөнья күләмендә, иң күп китап укучы, гыйлемгә омтылучы халык булып танылды.
Әмма дөнья белемнәре алып кына бәхетле тормыш корып булмаганын без инде аңладык бугай. Әхлаксызлык, эчкечелек, ришвәтчелек, наркомания, азгынлык, урлашу кебек гөнаһлы эшләрнең тамыр җәюе, гаиләләрнең күпләп таркалуы, ата-аналы сабыйларның балалар йортында үсүе яшәешебезнең Аллаһу Тәгалә кушкан кануннар буенча алып барылмавыннан килә. Болардан чыгу юлы бармы соң? Әлбәттә. Бар! Моның шулай икәнлеген Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы халкы үз тормышы белән раслады. Җомгаларда унике мәчете намаз укучылар белән тулган, икешәр катлы йортларда яшәгән бу авыл хакында телевидение һәрчак тапшырулар бирә. Моннан тыш башка өлкәләрдә дә шундый рәвештә яшәгән берничә татар авылы бар.
Бөек Раббыбыз безнең ил халкына иманга килү өчен соңгы утыз биш ел эчендә кешелек тарихында күрелмәгән мөмкинлекләр бирде. Мәчет-мәдрәсәләр төзелде, Ислам институтлары, университетлар, хәтта Ислам академиясе ачылды. Йөзләрчә төрле китаплар, кулланмалар, гәзит-журналлар басылды...
Олуг галимнәрнең берсе шулай дигән: “Мөселман ике канатлы булырга, дөнья гыйлемен дә, ахирәт гыйлемен дә алырга тиеш. Әгәр фәкать дөнья гыйлеме генә алса, аның динсез калуы, атеистка әйләнүе мөмкин. Әгәр инде бары тик ахирәт гыйлеме генә алып, дөнья гыйлеменнән хәбәрсез булса, бу кешенең фанатизмга китүе бар”.
Дөнья белеменә ия булган халкыбызга ахирәт гыйлеме ишекләре ачылса иде. Яңа уку елы динебездә алга китү өчен файдаланыйк, ике канатлы кош кебек, көчле, куәтле мөселманнар булу өчен тырышыйк! Хәерле сәгатьтә!
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.