Динебез – Ислам
28 август 2023, 07:53

Изге Китапны яклап

Дагыстанның Кизляр шәһәрендә Коръәнне яндыру акцияләренә каршылык күрсәтү максатыннан  20 мең кеше җыелган.

dsmr.ru Изге Китапны яклапdsmr.ru Изге Китапны яклап
Изге Китапны яклапФото:dsmr.ru

Дагыстанның Кизляр шәһәрендә «Коръән кичәсе» узган. Чарада 20 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта Русия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөселманнарның Изге китабын яклау һәм Коръәнне яндыру акцияләренә каршылык күрсәтү максатыннан республикада беренче тапкыр шушындый форматта Коръән кичәсе узды. Кичәдә республикадан һәм Русиянең башка төбәкләреннән килгән 20 меңгә якын кеше катнашты», - дип бәян итә Кизляр имамнары советы рәисе, кичәне оештыручыларның берсе Шамил Багандалиев.

Биредә Волгоград өлкәсе мөфтие Бата Кифах Мөхәммәд һәм Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәд Исмаил Гамбәров, шулай ук Төньяк Кавказ һәм башка төбәкләрнең мөфтиятләре вәкилләре чараның мактаулы кунаклары да булган.

Германиядән килгән Ремзи Эр сәхнәдә Изге китаптан өзекләр укыган. Танылган дин белгече, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) нәсел дәвамчысы  Хәбиб Хәсәен Ассакафлекция белән чыгыш ясаган. Коръән кичәсен республиканың Милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы, Кизляр шәһәре хакимияте ярдәмендә Дагыстан мөфтияте оештырган.

Чыганка: tass.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас