Динебез – Ислам
27 август 2023, 09:49

«Савыт-сабаны ашаганнан соң ук юарга, чөнки шайтан ялый»

Бу чынлап та шулаймы? 

«Савыт-сабаны ашаганнан соң ук юарга, чөнки шайтан ялый»«Савыт-сабаны ашаганнан соң ук юарга, чөнки шайтан ялый»
«Савыт-сабаны ашаганнан соң ук юарга, чөнки шайтан ялый»

 

«Савыт-сабаны ашаганнан соң ук юарга, чөнки савыт-сабаны шайтан ялый, диләр. Дөрес сүз микән бу? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин моңа ачыклык кертте.

"Савыт-сабаны шайтан ялавы дөрес. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) идәнгә төшкән әйберне, өреп, кабарга куша, ягъни шайтанга ризык калдырмаска боера. Шуңа күрә тәлинкәдә, савыт-сабада да ризык калдырырга киңәш ителми. Шайтаннар калган ризыкны килеп ялыйлар, ашыйлар, һәм шуның белән бәрәкәтсезлек килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәтта ашаганнан соң бармакларны ялап куярга киңәш итә. Хәзерге заманда бармак ялап утыру әдәпсезлек дип санала, ләкин исламда – бу әдәп. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ризыкның кайсы өлеше бәрәкәтле булуын сез белмисез», – ди. Шуңа күрә, кеше ашап китә, ә тамагы туймый, ә менә шул бармагын ялап кую аның тамагын туйдырырга мөмкин. Аннан соң, савыт-сабаны кичтән юмыйча калдыру фәкыйрьлеккә китерә, дигән сүз бар. Әгәрдә ризык ашалмаса, аның өстен каплап калдырырга кирәк. Су, ризык ачык торырга тиеш түгел, аның өсте һәрвакыт капланган булырга тиеш. Бу шулай ук шайтаннан саклый. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Һич югында аркылыга бер таяк куеп калдырырга кирәк», – ди ул. 

Фото: stroiteh-msk.ru

Чыганак:Интертат

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас