Динебез – Ислам
21 август 2023, 07:27

Нәрсә ул хәмер?

Хәмер сүзе гарәп теленнән кергән, ул “хамәра” дигән фигыльдән килеп чыккан.

Нәрсә ул хәмер?Нәрсә ул хәмер?
Нәрсә ул хәмер?

Безнеңчә ул “каплау” дигән мәгънәгә туры килә. Хатын-кызларның гаурәтен каплый торган пәрдә дә “химәр” дип атала. Химәр ничек итеп тәнне капласа, хәмер дә кешенең акылын томалый. Күпләр хәмерне шәраб дип кабул итә. Әмма хәмергә шәраб та, аракы да, тәмәке дә, наркотик та, ягъни кешенең акылын, аңын томалый торган бөтен нәрсә керә. Бу хакта Аллаһ илчесе болай белдерде: “Исертүче һәр нәрсә – хәмер. Исертүче һәр нәрсә – хәрам!” (Имам Мөслим риваяте).

Хәрам нәрсәләр: исертүче һәм акылны томалаучы әйберләрнең берсен дә кулланырга ярамый, моның өчен зур гөнаһ языла. Сахабәләрдән бер кеше исерткечне авырудан дәвалану өчен кулланганын әйткәч, Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа шулай дип белдерә: “Ул дару түгел, ә авыру!” Димәк, авырудан дәвалану өчен дә хәмердән башка нәрсәләрне файдаланырга кирәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

9111.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас