Динебез – Ислам
21 август 2023, 07:21

Аллаһу Тәгалә ләгънәт кылды

Халкыбыз арасында аеруча киң таралган күренеш – исерткеч эчемлекләр эчү җәмгыятьтәге иң зур бәлаләрнең берсе. Бүген олы бәйрәмнәрдә, юбилейларда, туган көннәрдә өстәл өстенә исерткеч эчемлек куелуга шулкадәр өйрәнгәнбез, әйтерсең лә аннан башка бәйрәм итеп булмый.

Аллаһу Тәгалә ләгънәт кылдыАллаһу Тәгалә ләгънәт кылды
Аллаһу Тәгалә ләгънәт кылды

Халкыбыз арасында аеруча киң таралган күренеш – исерткеч эчемлекләр эчү җәмгыятьтәге иң зур бәлаләрнең берсе. Бүген олы бәйрәмнәрдә, юбилейларда, туган көннәрдә өстәл өстенә исерткеч эчемлек куелуга шулкадәр өйрәнгәнбез, әйтерсең лә аннан башка бәйрәм итеп булмый. Табын артында утырган кешеләр тантана хуҗасына яисә яңа өйләнешүчеләргә, яисә юбилярга изге теләкләр әйтеп, Аллаһу Тәгалә ләгънәт кылган исерткечне эчеп куя... Моннан да көлкелерәк, мәгънәсезрәк эш бармы икән?! Ләкин теләк белән ләгънәт кылынган эчемлек бергә кушыла. Моның кайсысы җиңәчәк? Исерткеч эчемлек куелган өстәл артына утырганчы һәммәбезгә Пәйгамбәребез салләллааһу гәләйһи үә сәлләмнең шушы хәдисен искә төшерергә кирәк.

Аллаһның иң сөекле һәм дәрәҗәле илчесе шулай кисәтте: “Аллаһу Тәгалә ләгънәт кылды: исерткеч ясаучыны, аны ясатучыны, Аны алучыны, аны күтәреп яки йөк итеп ташучыны, аракы сатучыны, сатып алучыны, бүләк итеп бирүчене, аракы сатудан кергән табыш исәбенә яшәүчене, аракыны эчүчене, күмәкләп эчеп утыручыларны”.

Икенче бер хәдисендә исә болай кисәткән: “Аллаһуга һәм кыямәт көненә ышанган кеше шәраб куелган өстәл артына утырмас”. (Әхмәд).

Ләгънәт белән изге теләкнең беркайчан да бер урынга җыелуы мөмкин түгел. Өстәлгә шушы ләгънәтләнгән эчемлекне куеп бәйрәм итәргә ниятләгән кешеләр шуны исендә тотса иде: үзеңне иманлы кеше, мөселман дип исәпләп, Аллаһу Тәгалә катгый тыйган, Аның илчесе (с.г.с.) нык итеп кисәткән мондый табыннардан баш тартыр вакыт җитмәдеме икән? Мондый табыннар артына утырган һәр кеше, бер тамчы исерткеч эчмәсә дә, шул ләгънәт астына эләгә. Бу табынга өере белән шайтаннар җыела, алар шушы хәрам ашаган ризыкны ашый, аннары быелучыларны башка гөнаһлы эшләргә котырта башлый.

Гөнаһларның анасы – исерткеч

Моннан ундүрт гасыр ярым элек Гарәбстан җиренә Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм пәйгамбәр итеп җибәрелгәнче биредә яшәүче халык гөнаһлар диңгезенә чумган хәлдә яши иде. Кәгъбә тирәли куелган бихисап потларга табыну, шәрә килеш хаҗ кылу, исерткеч эчү, кыз балаларны тереләй күмү, зина кылу... Санап чыга алмаслык бу гөнаһларның күбесе исерткеч эчкән килеш кылына. Чөнки исерек кешегә диңгез тубыктан, ул инде нәрсә кылганын да аңламый, акылы томаланган, башы әйләнгән була.

Әлбәттә, Аллаһның илчесе (с.г.с.) үзенең эшен бу халыкны исерткечтән тыюдан башламый. Иң беренче һәм төп вазыйфа – бәндәләрне бер Аллаһу Тәгаләгә генә иман китерергә, Аңа гына гыйбадәт кылырга чакыру. Ә инде Раббысын таныган, йөрәгенә иман кереп утырган, кыямәт көнендә кылган гамәлләре өчен җавап тотачагына инанган кешегә башка гөнаһлардан арыну күпкә җиңелрәк була.

Исерткеч эчемлекләр эчүдән тыелу өчен дә Бөек Раббыбыз Корьән Кәримдә дүрт тапкыр аятьләр иңдерә. Беренчесе – Мәккәдә иңгән “Нәхел” сүрәсендәге 67 нче аятьтә шундый сүзләр бар: “Хөрмә агачларының җимешләреннән һәм йөземнәрдән шәраб һәм яхшы бер ризыклар аласыз. Һичшиксез, боларда Аллаһу Тәгаләнең барлыгы акыл ияләре өчен билгеләр бар”. Ягъни, хөрмә һәм йөзем агачларыннан файдалы ризыклар: серкә, куе ширбәт, кайнатма, кипкән йөзем, хөрмәнең кипкәненнән төрле ризыклар алу хакында әйтелә, шәрабның исә файдасы барлыгы әйтелми. Бу үзенә күрә бер әзерлек чарасы була.

Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң Бөек Раббыбыз бу хакта икенче аять иңдерә: “Синнән хәмер һәм отышлы уеннар турында сорыйлар. Әйт: “Аларның икесендә дә зур гөнаһ, әмма кешеләр өчен күпмедер файда бар, әмма һәр икесендә дә гөнаһларына караганда күбрәк (“Бәкара” сүрәсе, 219 нчы аять).

Бу аять иңдерелгәннән соң бик күп мөселманнар исерткеч эчемлектән баш тарта. Берникадәр вакыт үткәннән соң сахабәләрнең берсе төнге намазны укыганда, хәмер эчкән килеш гыйбадәткә керешкәнлектән, Корьән аятенең мәгънәсен үзгәртеп укый. Шул вакыйгадан соң “Ниса” сүрәсенең 43 нче аяте иңдерелә. Анда шундый сүзләр бар: “И, иман китерүчеләр! Исерек килеш, ни әйткәнегезне белә башлаганчы, намазга якын килмәгез!”

Бу аять мөселманнарга исерткечнең зыяны хакында кисәтә, Аллаһның илчесе (с.г.с.) үзе дә сахабәләренә: “Исерткеч эчкән килеш намазга басмагыз!” – дип кисәтә. Әлеге кисәтүләр иман әһелләренең күпчелегенә хәрамнән тыелырга этәргеч була.

Әмма тулысынча бу эштән бөтенләй тыя торган катгый аятьләр бераз соңрак килә. Моңа исерткеч эчкәннән соң бер табында килеп чыккан ызгыш сәбәп була. Анда исерткечнең нинди көнгә төшергәнен мөселманнар тагын бер тапкыр ачык аңлый...

Инде мөселманнарның иманнары шундый дәрәҗәгә күтәрелгән була, алар Аллаһу Тәгаләнең бу әмерен шунда ук кабул итә. Кемнең кулында шәраб салынган савыт булса, аны шунда ук атып бәрә, өйләрдәге шәрабларны урамга чыгарып түгәләр. Мәдинә урамнарын тутырып шәраб ага, мөселманнар хәрам эчемлектән бөтенләйгә баш тарта.

“Әй иман китергән кешеләр! Хәмер, отыш уены, сыннар, уклар (отыш уены өчен) – шайтан эшеннән булган пычрак  эшләр. Алардан сакланыгыз, бәхетле булырсыз! Хәмер һәм отыш уены белән шайтан сезнең арагызга дошманлык һәм нәфрәт салырга тели, сезне Аллаһны искә алудан һәм намаз укудан тыелдырырга тели. Тыелырсызмы сез?” (“Маидә” сүрәсе, 90-91 нче аятьләр). Менә шушы аятьләр мөселманнар өчен хәмер эчүдән, төрле отыш уеннарыннан тыелырга, кыямәткә хәтле өммәтебезгә Аллаһның катгый әмере һәм кушуы булып тора.

Корьән Кәримдә, күрүегезчә, хәмергә, исерткеч эчемлекләргә бәйле дүрт аять бар. Еш кына, үзләрен мөселман дип санаганнар аларның тәүге өчесен укый да шәрабны эчү Корьәндә тыелмаган бит, дип, гамәлдән чыккан аятькә таяна. Дүртенче аять аларның өченсен дә мәнсух кыла, ягъни гамәлдән чыгара һәм исерткеч эчемлек эчүне, отышлы уеннарны хәрам гамәл итеп күрсәтә, аны пычрак эшләр дип раслый.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

ВКонтакте

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас