Динебез – Ислам
18 август 2023, 05:34

Әр-Рәхим мәчетенә яңа гөмбәз куелды

Бүгенге җомга иртәсе яхшы хәбәрдән башланды.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 18 августта, Уфада “Әр-Рәхим” мәчете манарасының гөмбәзе куелды.

Исегезгә төшерәбез, быел март аенда мәчетнең бер манарасының гөмбәзе көчле җил аркасында җимерелде.

Объектны тергезү өчен Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Волгодонскның “Грант” инженер үзәге белән килешү төзегән. Предприятие конструкциянең өске өлешен эшләгән. Һәм бүген ул үз урынына куелды.

Әйткәндәй, яңа гөмбәз җәй башында әзер, дигән иделәр. Әмма аны урнаштыру өчен бүтән конструкцияләрнең ышанычлылыгын һәм хәвефсезлеген тикшерергә кирәк, диде экспертлар.

Август башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәчет төзелешенең бар документларын бер ай эчендә өйрәнергә, бинаның торышына бәя бирергә һәм Әр-Рәхим мәчете мәсьәләсе буенча оператив штаб төзергә кушты.

“Бу эшләр башкарылгач, мәчет төзелешен дәвам итү һәм аның якынча кайчан тәмамлануы турында Радий Фәрит улы шәхсән үзе хәбәр итәчәк”, – диде Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас