Динебез – Ислам
26 июль 2023, 10:56

Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды

Мәчет икенче авылдан күчереп салынды.  

Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылдыШаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды
Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды

Мәчет икенче авылдан күчереп салынды.


Тантаналы чарада авыл халкы һәм төрле төбәктән җыелган кунаклар катнашты. Бөтендөнья татар конгрессынының Башкортстандагы вәкиле, Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин үз чыгышында Шаран халкын яңа Аллаһ йорты ачылу белән тәбрикләде, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар  конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде.
Күгәрчен-Бүләк авылы халкы мәчет өчен рәхмәтләрен Туймазы районы Төмәнәк авылында "Ак мәчет" төзетүче Фәнир Галимовка әйттеләр - Шаран районына Төмәнәкнең элекке мәчете күчерелеп салынды.

Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды
Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында мәчет ачылды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас