Динебез – Ислам
24 июль 2023, 09:00

Киләчәгең якты булсын, авылым!

Әлшәй районының Уразмәт авылында  зур, изге эш башкарылды!

Киләчәгең якты булсын, авылым!Киләчәгең якты булсын, авылым!
Киләчәгең якты булсын, авылым!

Әлшәй районының Уразмәт авылында гаять зур, изге эш башкарылды! Шушы көннәрдә мәчет йортында зур ихласлык белән эшләнгән,  ярымай белән зиннәтләп куелган яңа манара күтәрелде!

    Бисмилляһ әйтеп, догалар укып, уңышлы башланып киткән эшләр бик уңышлы тәмамланды. Аллаһы тәгаләнең кодрәте киң. Ярдәме – чиксез. Мин бу эшне бик зур могҗиза дип кабул иттем. Аллаһы Тәгаләнең авыл халкына биргән чираттагы бүләге  бит бу!

    Ә бит бу эш һич кенә дә  көчебездән, хәлебездән  килә торган эш түгел кебек тоелган иде. Районыбызның  Идрис авылында туып-үскән олы йөрәкле, изге күңелле, сирәк очрый торган булдыклы шәхси эшкуары  Нияз Рәсүл улы Алтынгузинның тырышлыгы, хезмәт  нәтиҗәсе бу.

   Аның җитәкчелегендә эшләп йөргән, шушы эшкә илһамланып тотынган егетләрне дә, һич арттырусыз, алтын куллы дияр идем.  Аллаһ рәхмәтләре яусын изге күңелле, олы йөрәкле ир асылларына!

    Җиде ел буена ремонт эшләре алып барылган, зур булмаган авыл мәчете ниһаять, бик матур  манаралы булды. Эш барышында көн дәвамында  "Зелёный Клин" авылының имам-хатибы Мәхмүт хәзрәт авылдашлар  өчен Коръән сүрәләре укыды. Өйлә намазы җитүгә Азан әйтте. Авылыбызга Аллаһтан иминлек һәм бәрәкәт, авылдашларга сәламәтлек, иман байлыгы, иман ныклыгы һәм ике дөнья бәхете теләде.

     Хәзрәтнең изге теләкләрен һәм дога-аятларын Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, ИншәәАллаһ. Авылыбыз тормышында  тагын бер вакыйга тарих битләрендә калды. Шушы эштә катнашкан һәрбер кешегә Раббыбызның рәхмәтләре һәм ризалыгы насыйп булсын. Уразмәт авылы хәзер мәчетле, бай тарихлы, шәҗәрәле авыл. Заманында да ике мәчете һәм мәхәлләсе булган.

     Авылыбызга нигез салынуга быел 275 ел. Уразмәт  өстендә бүген, халкыбызны мәчеткә чакырып, Аллаһ юлына, яктылыкка һәм яхшылыкка, изгелеккә әйдәп, көн саен азан моңнары ишетелеп тора. Киләчәгең дә якты булсын иде, авылкаем!

                      Клара Тукаева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас