

Ул сөекле
пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм
һәм аның сахабәләренең, аларның гаиләләренең Мәккәдән
Мәдинәгә күчүе – һиҗрәт кылуы белән бәйләп тәгаенләнгән
мөселман календаре буенча килә.
Һиҗрәт – мөселманнарның динен саклау, аны тарату өчен яшәгән
урынын калдырып башка җиргә күченүе. Әгәр мөселманнар
торган урында динне тиешенчә тоту өчен түзә алмаслык
авырлыклар булса, алар Аллаһка гыйбадәт кылу өчен уңайлырак
урынга китә ала. Һиҗрәтнең икенче мәгънәсе дә бар. Бер кеше
гөнаһларга күмелеп яшәгәннән соң, тәүбәсенә килеп, иманга
кайтса, хакыйкый мөэмин-мөселман булып яши башласа, ул бер
тормыштан икенче төрле яшәүгә һиҗрәт кылган була. Һәм бу да
бик мактаулы эш санала. Аллаһу Тәгалә тәүбәгә килеп туры
юлга баскан кешенең бөтен гөнаһларын гафу итә, зур әҗер-
саваплар яза.
Һиҗри календарьны тәгаенләү ничек булган соң? Аллаһның
илчесе (с.г.с.) һәм аның сахабәләре кояш календаре буенча 622
нче елда һиҗрәт кыла. Пәйгамбәребез вафат булганнан соң
икенче тугры хәлиф Гомәр радыйаллаһу гәнһү, вакыйгаларны
теркәү өчен мөселманнар календаре турында сүз кузгата.
Берәүләр: “Аллаһ илчесенә (с.г.с.) пәйгамбәрлек килгән
көннән башлыйк дип тәкъдим кертә. Икенчеләр исә һиҗрәт
вакыйгасына туктала. Шунда хәлиф: “Һиҗрәт хак белән
батыйлны аерды, шул вакыттан башлагыз!” – диеп әмер бирә. Бу
– һиҗрәтнең 17 нче елы була.
Әйе, һиҗәрт мөселманнар өчен иң кадерле, иң күренекле
вакыйгадан санала. Шул елда беренче мәчет төзелә, җомга намазы
укыла башлый, башка гыйбадәтләр җайга салына. Бер сүз белән
әйткәндә, ислам дәүләтенең нигезе корыла.
1445 ел элек Аллаһның иң сөекле колы, иң дәрәҗәле
пәйгамбәре (с.г.с.) үзенең иң якын дусты белән
эзәрлекләүләрдән кача-кача нурлы Мәдинәгә юнәлде. Аның
артыннан берәм-берәм дә, төркемләп тә башка сахабәләр
аларга иярде, туып-үскән җирен, күпләр җыйган малын, гаиләсен
калдырып, иманда яшәүне сайлады. Кайчандыр йөзләрчә
сахабәләр мәҗбүри калдырып киткән Мәккә шәһәре бүген
галәмнең иң гүзәл, иң серле, иң дәрәҗәле шәһәренә
әйләнде. Әле яңа гына анда ике миллионга якын мөселман хаҗ
гамәлләрен үтәп, үз илләренә кайтып китте. Ел әйләнәсенә
анда дөньяның төрле якларыннан килгән иман әһелләре гомрә
хаҗын үти, Рамазан аенда шулай ук берничә миллион кеше
гыйбадәтен шунда үти.
1445 нче елыбыз мөбарәк булсын! Һәммәбезгә бу елда
иманыбызны үстерү, ихласлык һәм тәкъвалыкка ирешүдә зур
биеклекләр насыйп булсын! Илебезгә тынычлык кайтсын,
тормышыбызда бәрәкәт артсын!
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.