

Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Еллар дәвамында безнең белән дуслыкны өзмәгән һәм әле тәүләп кенә “Өмет”не алдыра башлаган әбүнәчеләребез!
Гәзитебезнең “Динебез – Ислам” битендә динебезгә кагылышлы иң мөһим мәсьәләләрне яктыртырга тырышабыз. Алар арасында һәркем өчен сулый торган һавабыз шикелле бик тә кыйммәтле һәм кадерле нәрсә бар. Ул – иманга килү, аны ныгыту һәм якыйн булган иман белән дөньядан ахирәткә күчү проблемасы.
Һәммәбезгә билгеле, җитмеш елдан артык дәвам иткән дәһрилек чоры үзенекен эшләде. Иманга кайту өчен ишекләр киң ачылса да, Аллаһу Тәгалә кушкан фарыз гыйбадәтләрне үтәү, гыйлем алуга, аны балаларга, оныкларга җиткерергә омтылу киң таралмады. Чөнки буыннар чылбыры өзелде, гамьсезлек, битарафлык, мал артыннан куу, дөньяның вакытлы ләззәтләрен татып калырга ашкыну, әхлаксызлык тамыр җәйде. “Сез нинди булсагыз, шулай идарә ителерсез!” бу – Аллаһу Тәгаләнең кануны. Гөнаһларга баткан, ширеккә чумган, исрафчылыкка, хәрамга юл ачкан халык бәхетле була алмый. Илебез күләмендә килеп туган хәлләр шуның ап-ачык мисалы.
“Динебез – Ислам” битендә менә шушы торгынлыктан, гамьсезлектән чыгу юлларын күрсәтергә, күңелләрне Аллаһу Тәгаләгә юнәлтергә омтылабыз. Иң кирәкле зикер-тәсбихларны, догаларны бирәбез, тәүбә кылырга, иманга кайтырга чакырабыз. Һәм, әлбәттә, еллар дәвамында яшәп килгән хорафатлардан, бидгать гамәлләрдән арынырга, динебезне Раббыбыз кушканча, сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм өйрәткәнчә тотарга өндибез.
Безнең белән даими бәйләнештә булган – гәзитебезне укып барган кардәшләребездән күп рәхмәт сүзләре ишетәбез, язганнарыбызның халкыбыз күңеленә юл тапканы өчен Раббыбызга шөкерләр кылабыз. Шуны тагын бер кат исегезгә төшерәбез: безнең бу хезмәтләребез Аллаһу Тәгалә ризалыгына ирешү һәм халкыбызга динебезгә кайтырга ярдәм итү нияте белән эшләнә. Шушы эшебездә бергәләп хәрәкәт итсәк иде, дигән теләктә калабыз. Гәзиттә басылганнарны күпләр үзләре генә укып калмый, балаларына, якыннарына, күршеләренә дә укыта, яисә ксерокс аша үткәреп тарата. Кайберәүләр исә телефонга төшереп ерактагы кардәшләренә җибәрә. Һәммә бу эшләребез, иншәә Аллааһ, ахирәттә үзенең җимешләрен бирер, үлчәүгә изге гамәлләр булып салыныр. Чөнки бу дөньяда иң хәерле эш – бәндәләрне иманга чакыру һәм тугры юлга өндәү. Безнең өммәтебезне Аллаһу Тәгалә Корьән Кәримдә шулай дип мактады: “Сез җиргә җибәрелгән иң хәерле өммәт булдыгыз: изгелеккә чакырасыз, яманлыктан тыясыз”...
Бүген изгелеккә чакыру – ул иманга чакыру. Ислам кануннарын үтәп яшәргә өндәү. Явызлыктан тыю – ул бер Аллаһу Тәгаләгә генә иман китереп бөтен ширек гамәлләрдән арыну, хәрамнәрдән тыелу, гөнаһларга тәүбә кылырга, әхлаклы яшәргә чакыру.
Хакыйкый иманга кайту өчен
Иман, ислам, дин, шәригать, тәүхид, гакыйдә дигән сүзләрне еш кабатлыйбыз. Әмма күпләр бу сүзләрне ишеткәч тә асыл мәгънәсен аңлый алмый. Шуңа без бу терминнарга бераз ачыклык кертеп үтәргә булдык.
Иман – ышану, бөтен йөрәктән Аллаһу Тәгаләнең берлеген һәм барлыгын танып, Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аның кешеләрне иманга өндәү өчен җибәрелгән илчесе, пәйгамбәре икәнлегенә инанып, шуларны тел белән әйтү була.
Әшһәдү ән ләә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ(ү).
Әшһәдү – күңелемнән шәһадәт кыламын; ән – чынлыкта; ләәәә – юк, иләәһә – табына торган зат; илләллааһу – Аллаһудан башка; үә әшһәдү – һәм шәһадәт кыламын; әннә – чынлыкта; Мүхәммәдән гәбдүһүү – Мүхәммәд Аның колы; үә расүүлүһ(ү) – һәм Аның илчесе.
Менә шушы шәһадәт кәлимәсен иманга килгән кеше аңлап, бөтен йөрәге белән ышанып әйтергә тиеш. Һәм бүген һәрбер үзен мөселман дип санаган кеше бу сүзләрнең кеше өчен шундый зур бәхет ачкычы икәнен белергә һәм шуңа инанырга бурычлы. Бөтен йөрәге белән иманга килгән мөселман әлеге сүзләрне әйткәндә түбәндәге мәгънәдәге шәһадәтне раслый: “Мин бөтен күңелем белән бу дөньяны юктан бар кылган бердәнбер Зат - Аллаһу Тәгаләнең барлыгына ышанам һәм моңа иман китерәм, һәм Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аның динне кешеләргә өйрәтү өчен җибәрелгән илчесе, пәйгамбәре икәненә иман китерәм, моны телем белән раслыйм”.
Иманга һәм исламга беренче адым менә шулай башлана. Өлкәннәргә дә, бәләкәй балаларга да менә шушы шәһадәт сүзләрен аңлап, бөтен йөрәк белән инанып әйтү – фарыз гамәл. Бүген милләтебезнең һәр кешесенә менә шул хакыйкатьне җиткерү – һәркемнең изге бурычы. Чөнки бу сүзләр – әгәр кеше шуны инануы белән дөньядан китсә, аңа җәннәткә керергә ачкыч булачак.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.