Динебез – Ислам
7 июль 2023, 13:07

Коръән укуда ярыштылар

Аскын үзәк мәчетендә Коръән сүрәләрен яттан укучы балалар арасында матур конкурс үтте.

Коръән укуда ярыштыларКоръән укуда ярыштылар
Коръән укуда ярыштылар

Аскын үзәк мәчетендә Коръән сүрәләрен яттан укучы балалар арасында матур конкурс үтте.

 

Ярышта бәләкәйдән дини тәрбия алып, әти-әниләре яисә дәү әниләре ярдәмендә Коръән сүрәләрен ятлаган, 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге, 60 бала катнашты.

 

Алар районыбызның Аскын, Солтанбәк, Кашка, Үрмияз, Упканкүл, Солтанай, Яңа Багазы, Карткисәк авылларыннан, хәтта Уфа шәһәреннән, Татарстаннан, Дагстаннан кунакка кайткан үсмерләр иде.

Балалар яшьләре буенча берничә төркемгә бүленеп, ятлау дәрәҗәсе, сүрәләр озынлыгы, сөйләү осталыгы ягыннан бәяләнде. Жюри рәисе — Русия мөселманнары диния нәзарәте имам-мөхтәсибе, ахун Зөфәр хәзрәт Гыйндуллин җитәкчелегендә имамнар Габдулла хәзрәт Хәсәнов, Айрат хәзрәт Насртдинов, Вәлинур хәзрәт Хөрмәтуллин һәм Башкортстан мөслимәләр берлеге әгъзалары Зимфира абыстай Закирова белән Сәлимә абыстай Әбүбакирова бәяләде.

Һәр төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. Бәйгедә катнашкан һәр балага Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Конкурсны районның имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Гайдуллин һәм мөслимәләр берлегеннән педагог-мөслимә Раушания Әхмәдишина әзерләп үткәрде.

Конкурста катнашкан барлык балалар, аларны алып килгән дин әһелләре, әти-әниләре, тамашачылар өчен кайнар аш һәм чәйле мул табын оештырылды.

Миләүшә Хөсәенова.

 

 

Коръән укуда ярыштылар
Коръән укуда ярыштылар
Читайте нас