Динебез – Ислам
6 июль 2023, 08:56

Гамәлләр нинди була?

Ислам дине буенча бәндәләрнең гамәлләре сигез төрледер...

ВКонтакте Гамәлләр нинди була?ВКонтакте Гамәлләр нинди була?
Гамәлләр нинди була?Фото:ВКонтакте

Ислам – Аллаһы Тәгаләдән килгән хак дин буенча гамәл кылу димәктер, Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд гәләйһиссәләмгә килгән дин – Ислам дине дип атала. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд гәләйһиссәләмгә Ислам динен бәндәләрне яхшылыкка өйрәтү өчен җибәрде. Аның хөкемнәре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә – даим рәхәттә һәм изге дәүләттә булыр. Ислам диненең хаклыгына ышанган кеше мөэмин һәм мөселман дип аталыр.

Ислам дине буенча бәндәләрнең гамәлләре сигез төрледер: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкруһ, мөстәкрәһ.

Фарыз – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше – саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы булыр. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше кяфир булыр. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәр көн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, һәр елда малның зәкятен чыгару, дәүләте җитәрлек кеше гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, хаҗ кылу кебекләр.

Ваҗиб - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше – саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы булыр, аның ваҗиблыгына ышанмаган кеше – зур гөнаһлы булыр. Ваҗиб гамәлләр: витр намазын уку, гает намазларын уку, фитыр садакасын бирү, корбан чалу кебекләр.

Сөннәт – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы булмас. Ләкин Мөхәммәд гәләйһиссәләмнең шәфәгатенә лаек булмас. Сөннәт гамәлләр: яхшы гамәлләрне “Бисмиллләһ” белән башлау, Корьән әйтер алдыннан “Әгүзе”не әйтү, төчкергәч “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү кебекләр.

Мөстәхәб – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы да, Кыямәт көнендә шелтәгә дә тиешле булмас. Мөстәхәб гамәлләр: нәфел намазларын уку, нәфел уразалар тоту, нәфел садакалар бирү, буш вакытларда Корьән уку кебекләр.

Мөбах -  шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы да, гөнаһлы да булмас. Мөбах гамәлләр: хәләл нәрсәләрне туйганчы ашау һәм эчү, утыру, тору, зарарсыз сүзләрне сөйләү кебекләрдер.

Хәрам – шул гамәлдер ки, аны кылган кеше зур гөнаһлы булыр, аны хәләл дигән кеше кяфер булыр. Хәрам гамәлләр: җан иясен үтерү, кешене я хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, угрылык кылу, исерткеч эчү кебекләр.

Мәкруһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше дә, аны дөрес дигән кеше гөнаһлы булыр. Мәкруһ гамәлләр: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлау җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану кебекләр.

Мөстәкрәһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган булыр. Мөстәкрәһ гамәлләр: базарда һәм урамда ашау, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү кебекләр.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас