

“Гыйбадәте Исламия” китабы гыйбадәт кылуда иң яхшы ярдәмче буларак, милионнарның өстәл китабына әйләнде. “Мөгаллим сәни” китабы исә Коръән укырга өйрәнү өчен иң яхшы кулланма булып танылды. “Шифаһия” китабы исә 1898 елда нәшер ителгәннән алып гарәп телен өйрәнү өчен иң җайлы әсбап булып хезмәт итә. Үзебезнең шундый зур галимебез хакында милләттәшебезнең һәр кешесе белергә тиеш дигән ният белән бүген гәзит укучыларыбызны аның белән якыннан таныштырабыз.
Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылы (хәзерге Биектау районына керә) мулласы гаиләсендә туа. Низаметдин мулла гаиләсе татар дөньясына ике олуг шәхес - Һади һәм Садри Максудиларны биргән.
Әхмәтһади башта үз әтисе мәдрәсәсендә укый. 1881 елны ул Казанга килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе», яки «Галләмия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч, 1890-1892 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган яшь мөгаллим 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгънәсендә инкыйлаб ясаган, ягьни татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәне файдаланып, «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакъ, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
1894 елда Истамбулга сәяхәт итеп, андагы мәктәп-мәдрәсәләрне күреп, Әхмәд Мидхәт (1884-1913), Әхмәт Җәүдәтләр кебек мәшһүр төрек әдип-мәгърифәтчеләре белән аралаша. Истамбулдан кайтышлый Кырымда, заманының университеты булган Зынҗырлы мәдрәсәсендә гарәп әдәбияты һәм мантыйк фәннәре мөгаллиме булып хезмәт итә. Зынҗырлы мәдрәсәсендә рус теле мөгаллиме Исмәгыйль әфәнде Лемановтан үзе русча укый, Лемановка гарәп һәм татар әдәби телләре буенча сабак бирә. Кырымда ике ел мөгаллим булып торганнан соң Казанга кайтып, күп дәреслекләр яза. Әйтергә кирәк, Әхмәдһади Максудиның рус, гарәп һәм татар телләре буенча эшкәрткән дәреслекләре заманында зур абруй казанып дистәләгән еллар дәвамында нәшер кылына.
Әхмәдһади хәзрәтнең 40 тан артык хезмәте билгеле. Ул 1898 елда нәшер ителгән “Шифаһия” дип исемләнгән гарәп телендәге укыту әсбабы авторы. 1925 елда Русия мөселманнары өчен үзөйрәткеч ролен үтәгән “Русистан. Гамәли дәреслек” һәм рус телендә “Самоучитель татарского языка для русских” китапларын язучы. Шулай ук Әхмәдһади Максудиның хезмәтләрен рус, гарәп, төрек телләрендә фәнни, һөнәри һәм әдәби терминнар язуы тулыландыра. Аның мәктәп дәреслекләре сыйфатында кулланылган, Ислам динендә популяр булган “Гакыйдә”, “Намаз”, “Тәһарәт”, “Җәмәгать”, “Гыйбадәте Исламия”, “Мөгаллим сәни”, “Пәйгамбәрләр тарихы”, “Галәм турында белешмә” исемле хезмәтләре билгеле.
Әхмәдһади хәзрәт 1906 елның башында татар телендә “Йолдыз” газетасын чыгара башлый. Бу газета 13 ел дәвамында чыга.
Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң да галим-педагог фәнни мәсьәләләр белән кызыксынуын дәвам итә. Аеруча аның 1928 елда Казанда нәшер кылынган, безнең көннәрдә дә әһәмиятен югалтмаган “Фәнни сүзлеге” игътибарга лаек.
Аның китаплары йөзләрчә тапкыр басылып чыкты. Мөсел Ангар аларны ,,Бәрәкәтле китаплар” дип атады. Алар Корьән укуга, гарәп телен өйрәнүгә, иң кирәкле фикh кануннарын җыйган гыйбадәт кылуга алтын ачкыч булып әверелде.
Ул, вакыйгаларга бай гыйльми хәят кичереп, 1941 елда Казан шәһәрендә вафат була. Кабере Яңа татар бистәсе зиратында Тукай белән янәшә урнашкан.