Динебез – Ислам
29 июнь 2023, 10:14

“Раббәни” мәчете нур тарата

Дөньяның төрле якларыннан кырыс җилләр искән бүгенге тормышыбызда кешеләрнең күңеле үзенә таяныч эзли. Шул таяныч  - Аллаһу Тәгаләгә юнәлеп, Аңардан ярдәм сорау, Аны зикер итеп күңелне тынычландыру, тәүбәләр кылып садәкаләр биреп, вәгазъләр тыңлап җанны пакъләндерү.

“Раббәни” мәчете нур тарата“Раббәни” мәчете нур тарата
“Раббәни” мәчете нур тарата

 Бүген мәчетләребезгә, аларда эшләүче имамнар, хәзрәтләребезгә моңарча булмаганча, зур җаваплылык өстәлә. Халкыбызны рухи яктан алга әйдәүче шундый мәчетләребезнең берсе – башкалабызның “Ихлас” мәчете.

Моннан чирек гасыр элек җимерелә башлаган, ташландык хәлгә төшкән  бу мәчетне тергезеп, ил күләмендә үрнәк булырлык дәрәҗәгә җиткергән Мөхәммәт хәзрәт Галләмовның исеме һәммәбезгә яхшы таныш. Һөнәре буенча табиб, медицина фәннәре кандидаты булган якташыбыз 1988 елда Уфаның үзәк мәчетендә оештырылган мәдрәсәдә укый. Диния нәзарәтендә җаваплы сәркәтиб булып эшли. “Ихлас” мәчетенә кадәр әле ул үзе туып-үскән Миякә районы Баязит авылында бик гүзәл мәчет бинасын төзүне оештыра.

Анда тупланган тәҗрибә “Ихлас”мәчетен тергезүдә бик тә ярап куя. Бүген инде “Ихлас” мәчете Русия күләмендә танылган дини-мәдәни агарту үзәге. Аның телевизион тапшырулар каналы, китап нәшрияты, үз журналы, фәнни-гамәли конференцияләр өчен гаҗәеп уңайлы залы, укыту үзәге, бик тә матур кафесы, балалар мәйданчыгы бар. Моның өстенә ил һәм дөнья күләмендәге рухи бәйләнешләр, сәфәрләрне дә өстәсәк, мәчетнең нинди дәрәҗәдә эшләвен бераз күзалларга мөмкин. Иң мөһиме, биредә үз эшен яратып башкаручы остазлар, хәзрәтләр җәмәгате булдырылды, төрле юнәлештә эшләүчеләрне туплаган мөтәвәллият оештырылды.

“Ихлас”тан – “Раббәни”га

Ике ел элек Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Мөхәммәт хәзрәт Галләмовка Уфа районының Зубово авылында мәчет төзергә тәкъдим ясый. Һәрвакыт яңага омтылучы, бөтен башлангычларын хуплап торучы, кешеләргә иҗади үсәргә дәрт өстәүче Мөхәммәт хәзрәт, бераз уйланып фикер йөрткәннән соң, тәвәккәлләргә була. Аның күпләргә дәрес һәм үрнәк булырлык сүзләре бар: “Өмет аның булганын тели, инаныч аның булачагына ышана, тәвәккәллек аны булдыра!”

Шул максат белән Мөхәммәт хәзрәт Зубово авылы мәхәлләсен оештыра һәм җиң сызганып эшкә тотына. Ә “Ихлас” мәчетендә имамлык эше аның үзе тәрбияләп үстергән шәкерте Әлфред Дәүләтшинга күчә. Берүк вакытта “Ихлас”та тупланган тәҗрибә, биредәге хезмәттәшләр бергәләп яңа мәчетнең корылышына, андагы эшчәнлекне башлап җибәрүгә бердәм тотына.

Кыска вакыт эчендә

Ике елдан аз гына вакыт эчендә күпме эшләр башкарылган. Хәйран калырлык! Уфа аэропорт юлыннан борылып кергәч, берничә йөз метр үтү белән каеннары белән үсеп утырган бу урын дистә еллар буена чүплек булган. Бирегә ташланган шешәләрне балалар җыеп кибеткә тапшырып акча эшләгән.

Мәйданы 1 гектар да 27 сутый булган бу урын мәчет төзү өчен законлаштырыла һәм чистарту, тергезү, төзекләндерү эшләре башлана. Дистәләрчә өмәләр үткәрелә, ташлар түшәлә, асфальт җәелә. Бихисап чәчәкләр, үсентеләр утыртыла. Мәчетнең вакытлы бинасы төзелә. Гаҗәеп эчтәлекле аять: “Раббыгызга инаныгыз! Һәм без инандык” сүзләре язылган биек капка әллә кайдан күренеп, чакырып тора. “Раббәни” мәчете каршында оештырылган мөтәвәллият, попечительләр советы даими рәвештә киңәшмәләр үткәрә, алда торган бурычларны билгели һәм тормышка ашыра.

Кыска гына вакытта тарихка кереп калырлык чаралар үткәрелде. Узган елның көзендә Идел буе һәм Урал төбәгендә Ислам динен рәсми кабул итүгә  1100 ел тулу мөнәсәбәте белән нигезенә таш салу тантанасы үткәрелде. Анда чыгыш ясап, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин шулай белдерде: “Бу бик зур һәм дулкынландыргыч вакыйга, һәммәбез өчен олы шатлык. Азан тавышлары яңгырап торыр, җомга намазлары укылыр, авылның тирә-ягы иман нуры белән балкыр. Шул ук вакытта һәрбер әйткән сүзебез, кылган эшләребез Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен булсын. Без мәчетләрне тынычлыкта, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәр өчен, йөрәкләрендә иман нуры балкыган кешеләр тагын да артсын өчен төзибез”.

Бу елның май аенда Уфаның Яшьләр сараенда “Раббәни” мәчетенә ярдәм итү максатында хәйрия концерты оештырылды. Анда Башкортстанның һәм Татарстанның ике дистәдән артык сәнгать остасы катнашты.

Һәм инде июнь башында вакытлы мәчет бинасы янында ачык һавада үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференция аеруча әһәмиятле вакыйгага әверелде, анда берничә чит илдән килгән галимнәр, дин әһелләре катнашты. Төркиянең Мәрмәрә университеты шәрәфле укытучысы, Ислам академиясе президенты анда чыгыш ясап болай диде:

  • Бөек имам Раббәни исемендәге мәчет төзелүенә без бик шатбыз, киләчәктә монда мөселманнарны, яшьләрне, балаларны тәрбияләү буенча гаҗәеп бер үзәк булыр, биредән тирә-юньгә иман, мәхәббәт, ышаныч нуры таралыр...

Бөек имам исеме белән

Шөһрәтле Ислам дине һәм хокук белгече, рухи остаз, фикыһта – хәнәфи, игътикадта матуруди мәзһәбләре галиме булган, тәрикатьче – мөршид имам Раббәни 1562 елда Һиндстанның Дели һәм Лахар шәһәрләре арасында урнашкан Сәрһинд авылында дөньяга килә. Әхмәд әл-Фәрукый Сирһинди – үз исеме. Гомәр әль-Фәрукый нәселеннән килгәнлеге өчен әль-Фәрукый дип нисбәтләнә. Аллаһ әмерләрен үтәүдә аеруча мөккибәнлек, ихласлык күрсәткән бу имам дин юлында каһарманлык күрсәтә. Шуңа аны “Иләәһи Имам” – “Имам Раббәни” дип атыйлар.

Гыйлем юлын кечкенәдән башлаган, Корьәнне ятлаган, күп галимнәрдән дәресләр алган, Кадыйри, Сөхрәвәрди, Чишти тәрикатьләрендә шәех була. Аннары Нәкышбәндия тәрикатендә мөршид итеп тәгаенләнә.

Имам Раббәни халыкны Корьән һәм сөннәт буенча яшәргә өнди, бидгать гамәлләргә кискен каршы чыга. Ул шәригатьне өч юнәлештән: гыйлем, гыйлем буенча гамәл кылу һәм ниятләрнең сафлыгы – ихласлык тора дип аңлата. Аның бик күп гыйльми хезмәтләре бар. Шуларның иң күренеклесе  - хатлардан тупланган өч томлы “Мәктүбәт” китабы. Ул фарсы телендә язылган. Бу китап ислам галимнәре тарафыннан югары бәяләнә.

Һәм әлеге китапны гарәп теленә күренекле татар галиме, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәд Морад Рәмзи тәрҗемә иткән. Минзәлә ягында туып-үскән, революциягә чаклы чит илгә киткән милләттәшебезнең бу хезмәте иң яхшы тәрҗемә дип исәпләнә.

  Имам Раббәни Ислам диненә керткән зур өлеше өчен икенче меңъеллыкның яңартучысы – мөҗәддид, дип исәпләнә. Мөселманнарны туры юлга өндәүче бу галимнең исеме безгә дә ярты гасырдан соң килеп җитте. Аның исемен йөрткән мәчет тә бәрәкәтле булып, илебездә динне үстерүгә зур өлеш кертүче, иман нурын таратучы үзәк булыр дип ышанабыз.

“Раббәни” мәчете нур тарата
“Раббәни” мәчете нур тарата
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас