Динебез – Ислам
29 июнь 2023, 10:03

Аллаһ ризалыгы өчен!

Уфа районының Булгаково бистәсендәге Стуколкино авылында корбан чалу өчен махсус урын эшләнгән. Ел саен монда 200ләп кеше Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала.

Аллаһ ризалыгы өчен!Аллаһ ризалыгы өчен!
Аллаһ ризалыгы өчен!

Бөтен дөнья мөселманнары зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә – 28нче июньдә –хаҗ тәмамлануын белдерүче Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу уңайдан барлык мәчетләрдә дә вәгазъләр һәм  гает намазлары укылды.

Русиядә күпләп мөселманнар яшәгән Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан Республикаларында бәйрәм зурлап үткәрелде.

Башкортстанның башкаласы Уфада ике урында – Төньяк автовокзал һәм Зинино авылларында корбан чалу урыннары әзерләнде.

Мин гаиләм белән бу көнне Уфа районының Булгаково бистәсендәге Стуколкино авылына юлландым. Анда дүрт ел инде корбан чалу өчен махсус урын эшләнгән. Ел саен монда 200ләп кеше Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала. Күпләр корбаннарының бер өлешен Булгаково авылы биләмәсендәге мохтаҗларга калдырды. Урындагы хакимият башлыгы Фәнил Фазлыев аларны сугыш, тыл ветераннарына, гарипләргә, ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга таратабыз, диде.

Корбан чалу Булгаково авылында төзелеп килчүе күркәм “Суфия” мәчетенең имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов тырышлыгы белән оештырылган. Мәчетнең мөәдзине Илшат Саматов беренче көнне үз кулы белән 132 корбанны чалды. Аның кул астындагы егетләр тиз арада чалынган корбанны эшкәртеп бирделәр. Ветеринар табиб Эльвира ханым Мингазова бу эшләрнең барсын да үзе контрольда тотты.

Корбан бәйрәме – ул ит өчен үткәрелми, ул Аллаһы Тәгаләнең кушкан боерыгын үтәп, Аның ризалыгына ирешү өчен башкарыла. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел үзенең гает вәгазендә хәзерге җәмгыятьтә киң таралган тискәре күренешкә – кешеләрне хаксызга гаепләү һәм тәнкыйтьләүгә багышлады. Ураза гаетендә күтәрелгән гайбәт темасын дәвам итеп, ул мөселман кардәшләрне теге яки бу вакыйгаларга бәя биргәндә, үзеңнең тәкәбберлегеңә, нәфесеңә һәм хөсетлеккә иярүдән сак булырга чакырды.

Камил хәзрәт бөек имам Шәфигыйның кешеләргә ярап булмау турындагы сүзләрен искә төшерде: “Син барча кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт. Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә”.

Бөтен дөньяны, бик теләсәң дә, колачлап булмый. Ә хатаны эшләмәгән кеше генә җибәрми. Хезмәтеңнән Аллаһ разый булса – шуннан да зур бәя юк. Без күп очракта кеше ни әйтер икән,  дип яшибез һәм эшлибез. Ә безнең һәр эшләгән эшебез бары бер генә ният белән башкарылырга тиеш – Аллаһ ризалыгы өчен. Нәрсә ул кешеләрдән рәхмәт ишетү, Аллаһының рәхмәте булганда! Кеше сүзе, имеш. Кыямәттә Аллаһ ни әйтер – шул мөһим.

Аллаһ ризалыгы өчен!
Аллаһ ризалыгы өчен!
Аллаһ ризалыгы өчен!
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас