Башкортстан Республикасының хөрмәтле мөселманнары!
Сезне ихлас күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу изге көнне без туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузабыз. Ата-аналарыбыз янына барабыз, ата-бабаларыбызны искә төшерәбез, яшьләрне рухи традицияләргә өйрәтәбез.
Бүген безнең бөтен уйларыбыз – Ватан язмышы турында. Бөтен мөселманнар Украинада фашизмга каршы торган Русия сугышчылары өчен Аллаһы Тәгаләгә изге догалар белән мөрәҗәгать итә.
Безнең руханилар сугышчылар янында алгы сызыкта торалар, аларга ярдәм итәләр һәм үгет-нәсыйхәт бирәләр. Мөселманнар һәм башка конфессияләр вәкилләре махсус операциядә катнашучыларга, Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр.
Бу изге бәйрәм сугышчыларга авыр сугыш хезмәте, җиңү өчен көч бирсен. Өйләренә исән - сау кайтсыннар. Ә безне монда тату бердәм хезмәткә, игелекле эшләр башкаруга юнәлдерсен.
Сезгә рух ныклыгы, тынычлык һәм иминлек телим!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.