Динебез – Ислам
27 июнь 2023, 06:55

Тәкбир-тәшрик

Бу тәкбир-тәшрик Гарәфә көненең (тугызынчы Зөлхиҗҗә – 27 нче июнь) иртәнге намаздан башлап, унөченче Зөлхиҗҗәнең икенде намазына кадәр фарыз намазда сәлам биргәннән соң әйтелә.

ВКонтакте Тәкбир-тәшрикВКонтакте Тәкбир-тәшрик
Тәкбир-тәшрикФото:ВКонтакте

Әллааһу әкбәр, Әллааһу әкбәр, Ләәәә иләәһә илләллааһу үәллаһу әкбәр. Әллааһу әкбәр вә лилләәһиль-хәмде.

Әллааһу әкбәр – Аллаһ чиксез бөек; Ләәәә иләәһә илләллааһу – Аллаһтан башка табына торган зат юк. Вә лилләәһиль-хәмде – Һәм Аллаһуга мактау-шөкер булсын.

Бу тәкбир-тәшрик Гарәфә көненең (тугызынчы Зөлхиҗҗә – 27 нче июнь) иртәнге намаздан башлап, унөченче Зөлхиҗҗәнең икенде намазына кадәр фарыз намазда сәлам биргәннән соң әйтелә. Бер тапкыр әйтү ваҗиб, өч тапкыр әйтү сөннәт гамәл санала. Кем онытып әйтми калдырса, соңыннан исенә төшкәч әйтеп куя, чөнки вәҗиб гамәл үтәлергә тиеш.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас