

Нәзер корбаны. Кем дә булса берәр эше барып чыксын яисә берәр бәладән котылу өчен дога кылып, нәзер корбаны чалырга ниятләсә, бу эш вәҗип, ягъни мотлак рәвештә үтәлергә тиешле була. Бу корбанның итен чалган кеше, аның балалары һәм ата-анасы ашамый, тыела. Аны мескеннәргә, ятимнәргә тарату бик саваплы була.
Гакыйка корбаны. Бала туганнан соң Аллаһу Тәгаләгә шөкер буларак чалына. Кыз бала өчен бер сарык, ир бала өчен ике сарык чалына.
Мәет рухына багышланган корбан. Үлгән кеше исеменнән чалына, саваплары аңа барсын дип ният кылына.
Шөкер корбаны. Кыйран һәм тәмәттугъ хаҗын кылучы хаҗилар Мәккәдә шул корбанны чала.
Җәза һәм кәффәрат корбаны. Хаҗ һәм гомрә кылганда берәр вәҗиб гамәлне үтәмәгән яисә ихрам хәлен бозган кеше бу гөнаһтан котылу өчен корбан чала.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.