- Корбан чалына торган урын чиста, уңайлы булырга тиеш.
- Хайванны рәнҗетмичә, җайлы алып килергә.
- Чалган вакытта мал кыйблага каратып, сул ягына яткырыла.
- Дога кылына.
- Корбан чалучы хайванга җәфа китерүдән сакланырга тиеш, пычак алдан үткерләнә һәм аны хайванга күрсәтмәскә тырышырга кирәк.
- Кыйблага каратып яткырылган хайванга чалганда пычак уң кулда була. Һәм чалган кешенең иң соңгы сүзләре: “Бисмилләәһи, Әллааһу әкбәр” дигән сүзләр булырга тиеш. Моның артыннан бернинди сүз дә, аваз да чыгарылмый. Әгәр бугазлаганда шушы сүзләр әйтелмәсә, бу хайванның итен ашарга ярамый, хәрам була.
- Малны чалганнан соң тиресен тунаучы бөтенләй тынычлангач кына башларга кирәк.
- Хайванның каны чыгып бетәргә тиеш.
- Чалганнан соң хайван калдыкларын тирән итеп күмеп куярга кирәк.
- Корбан чалган кеше бу көнне тәүге ризыгы итеп корбанның бавырын авыз итсә савап була.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.