

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Әллааһүммә салли үә сәллим үә бәәрик гәләә сәййидинәә үә хәбиибинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә сахбиһии әҗмәгыйн (Аллаһка мактау-шөкер белән бу салаватны доганың башында һәм ахырында укырга мөмкин).
Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рабби! Йәә Рахмәән! Мин Синең ризалыгың өчен, Синең әҗереңне үтәп корбан чалырга ниятләдем. Бу корбанымны дустым Ибраһим гәләйһиссәләмнән Хәбибең Мүхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләмнән кабул итеп алган кебек, кабул итеп алсаң иде. Ахирәттә әҗер-савапларын күрергә насыйп әйләсәң иде. (Һәркем үзенең теләген өсти ала). Дога ахырында югарыдагы мактау-шөкер, салават укыла.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.