Динебез – Ислам
27 июнь 2023, 06:38

Гает көнендәге саваплы гамәлләр

Иртәгә - Корбан гаете. Бу көнне ничек үткәрергә?

tatcentr12.ru Гает көнендәге саваплы гамәлләрtatcentr12.ru Гает көнендәге саваплы гамәлләр
Гает көнендәге саваплы гамәлләрФото:tatcentr12.ru
  1. Корбан гаете көнне ураза килеш бәйрәм намазына бару сөннәт гамәл санала. Бурайдә (Аллаһ аннан риза булса иде) болай дип әйтеп калдырган: “Аллаһ илчесе (салләллааһу гәләйһи үә сәлләм) Ураза гаетендә иртәнге ашны ашамыйча өйдән чыкмый иде, ә Корбан бәйрәмендә ул гает намазыннан соң гына чалган корбан итеп ашый иде”. (Дәракутни). Безнең шартларда булдыра алган кешеләр чалган корбанның бавырын калдырып авыз ача, яисә гает намазыннан кайткач ризыклана.
  2. Гает намазына барган вакытта бер юлдан бару, ә кайтканда икенче юл белән кайту да Аллаһ илчесенең сөннәте.
  3. Ураза гаетенә барганда эчтән, Корбан гаетенә барганда кычкырып тәкбир-тәшрикне уку тиешле. Ирләр кычкырып, хатын-кызлар эчтән укый. Габдулла бине Гомәр (р.г.) бу хакта шулай әйтте: “Аллаһның илчесе (с.г.с.) Ураза һәм Корбан гаете көннәрендә мәчеткә юнәлеп, анда барып җиткәнче кычкырып тәкбир әйтә иде”. (Бәйхакый).

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас