Динебез – Ислам
22 июнь 2023, 09:04

Милләтемнең һәр кызына әйтер сүзем

Йөрәктән чыккан сүзләр Өч ел ярым эчендә “Динебез – Ислам” битендәге язмаларны әзерләргә насыйп булды. Аларны эшләгәндә бары тик бер максат – милләтебез диндә алга китсен иде, укучыларыбыз хакыйкый иманга ирешсен иде дигән теләк белән яндык. Әлбәттә, иксез-чиксез дини гыйлемнәрнең иң кирәклесен, укучыларыбыз кабул итә алырлык итеп бирү җиңел эш түгел. Язылган һәр дога, вәгазь яисә дәресләрнең һәрберсен йөрәктән чыгарып, зур җаваплылык тоеп гәзит битенә бирдек.

Милләтемнең һәр кызына әйтер сүземМилләтемнең һәр кызына әйтер сүзем
Милләтемнең һәр кызына әйтер сүзем

Гыйбадәт кемгә кирәк?

Елның иң бөек, зур саваплы көннәре дәвам итә. Зөлхиҗҗә аеның тәүге ун көне Корьәндә һәм хәдисләрдә иң бәрәкәтле, иң әҗерле көннәр дип билгеләнә. Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм бу көннәрдә ураза тоткан, Корбан гаетенә дә ашамыйча барып, чалынган корбанның ите белән кайткач авызын ачкан.

27 нче июнь көнне Мәккәдә хаҗ гамәлен үтәүче хаҗилар Гарәфәт үзәнлегендә тәүбә гыйбадәтен үтәячәк, ә җир шарының бөтен почмакларындагы башка мөселманнар бу көнне ураза тотып, Аллаһу Тәгаләдән кылган гөнгаһлары өчен гафу сораячак, догалар кылачак. Ә инде Корбан гаете көнендә – 28 июньдә – хаҗдагылар да, өйдәгеләр дә корбан чалу гыйбадәтен башкарып Аллаһу Тәгаләгә якынаячак.

Бу гыйбадәтләребезгә Раббыбыз мохтаҗмы? Юк, әлбәттә. Чиксез бөеклек һәм кодрәт иясе булган Раббыбыз беркемнең дә догасына, зикер-тәсбихенә дә, корбанына да мохтаҗ түгел. Бу гыйдабәтләрне Ул безгә иманыбызны ныгыту, тәкъвалыкка ирешү, үзебезнең Аллаһның хак колы икәнлегебезне раслау өчен әмер итте. Үтәгәннәр, һәммәсен ихласлык белән башкарганнар мәңгелектә уңышка ирешәчәк, бүләк рәвешендә мәңгелек җәннәтләргә керәчәк. Буйсынмаганнар, тәкәбберлек күрсәткәннәр,  гөнаһка чумганнар, иманнан язганнар исә җәһәннәмдәге каты җәзага тарыячак.

Шушы зур саваплы көннәрдә әлеге битне язып утырганда гәзитебезне укучы меңнәрчә дин кардәшләрем хакында уйлыйм. Алар да шушы хакыйкатьне яхшы аңласын иде, мәңгелек тормышына лаеклы әзерләнсен иде, күп тәүбәләр, догалар кылып, намаз укып, зәкят биреп, хаҗ гамәлен үтәп Аллаһу Тәгаләгә якынайсын иде дигән теләктә калам. Бу дөньяда бер кечкенә өй төзү өчен дә еллар дәвамында тырышырга туры килә. Җәннәттәге чиксез бөек, алтын-көмеш, энҗеләрдән төзелгән сарайларга керү өчен тырышлык кирәкмимени? Корьәндә йөздән артык тапкыр урында: “...намаз укучылар, зәкят түләүчеләр,  иман китерүчеләр һәм изге гамәл кылучылар өчен җәннәт бакчалары, асларыннан еглагар агучы җәннәт сарайлары әзерләде”... дип кабатлана.

Йөрәктән чыккан сүзләр

Өч ел ярым эчендә “Динебез – Ислам” битендәге язмаларны әзерләргә насыйп булды. Аларны эшләгәндә бары тик бер максат – милләтебез диндә алга китсен иде, укучыларыбыз хакыйкый иманга ирешсен иде дигән теләк белән яндык. Әлбәттә, иксез-чиксез дини гыйлемнәрнең иң кирәклесен, укучыларыбыз кабул итә алырлык итеп бирү җиңел эш түгел. Язылган һәр дога, вәгазь яисә дәресләрнең һәрберсен йөрәктән чыгарып, зур җаваплылык тоеп гәзит битенә бирдек.

Һәм Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын, әбүнәчеләребез “Динебез – Ислам” битендәге язмаларны яратып, кызыксынып кабул итте. Кайда гына барсак та: “Әлеге битне җыеп барабыз, догаларны өйрәнәбез, гамәлгә куябыз”, - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Игътибарыгыз, җылы теләкләрегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм... башланган бәйләнешебез өзелмәсен, гәзит аша гыйлем алу, динебезне тарату өчен һәрбер әбүнәчебез киләсе ярты елга да гәзиткә язылса иде, дигән теләктә калабыз.

Урыннарда почта хезмәтенең көннән көн түбәнрәк дәрәҗәгә төшүен күреп торабыз. Әмма милләтебез өчен кирәкле булган, күпләрнең яраткан гәзитенә әйләнгән, дини тәрбия өчен дә бик уңайлы трибуна булган “Өмет”ебезнең дәрәҗәсен төшермәү, әбүнәчеләребезне ишәйтү өчен үҗәтлек һәм тырышлык күрсәтсәк иде. Моның өчен мөмкин булган бөтен ишекләрне кагарга, якыннарыбызга, күршеләребезгә гәзиткә язылырга ярдәм итәргә кирәк. Хәтта ярты еллыкка язылып өлгермәгән очракта да, август аеннан башлап килсен өчен тырышсак иде.

Милләт тә, дин дә үзеннән-үзе үсми

Кешелек дөньясында күп милләтләр юкка чыккан, мескен хәлдә калган. Моның өчен динне, иманны югалту иң төп сәбәп булып тора. Аракы диңгезенә чумган, азгынлык, әхлаксызлык сазлыгына баткан милләт беркайчан да алга китә алмый. Милләтебез Русиянең уртасында 1101 ел элек ирекле рәвештә, бернинди көчләүсез Аллаһның хак динен кабул иткән. Бүгенге көнне Казаныбызның Русиянең көнчыгыш башкаласына әйләнүе, Татарстанның ил күләмендә иң алдынгы төбәк булуы, әлбәттә, динебезгә булган хөрмәт, аны үстерү өчен күрелгән чараларның нәтиҗәсе. Казанның үзендә генә эреле-ваклы мәчетләрнең ике йөзгә якынлашуы, аларда укуларның гөрләп баруы, мәдрәсәләр, университет эшләве, әлбәттә, илгә дә, халыкка да бәрәкәт китерә. Һәрбер район үзәгендә, шәһәрләрдәге мәдрәсәләрнең гаҗәеп рәвештә алга баруын күрәбез. Аларда гыйлем бирүче дистәләрчә хәзрәтләрнең, остазларның күркәм дәресләре,  вәгазьләре белән интернет тулган. Раббыбызга шулар өчен хисапсыз шөкерләр булсын!

Әмма динебезне алга җибәрү өчен Башкортстаныбызда бергәләп, күмәкләп бик зур тырышлык, фидакарьлек саласы бар. Әлбәттә, бездә дә районы белән матур үрнәк булырлык төбәкләр бар. Борай, Дүртөйле, Илеш, Аскын кебек районнарыбызда башкаларга өйрәтерлек тәҗрибә дә тупланды, гыйлем алучылар күбәйде. Бу төбәкләрдә гәзит-журналга да актив язылалар, “Өмет”ебезнең иң күп әбүнәчеләре дә шул районнарда. Димәк, динебез үсешкә юнәлгән районнарда милләтебез дә алга бара, рухи һәм мәдәни азыкка ихтыяҗ арта.

Галиҗәнаб укытучы...

Билгеле булуынча, бу елыбыз остаз-укытучылар елы дип игълан ителде. Авыр да, мактаулы да бу һөнәр ияләре бу елда гына түгел, һәрвакыт аерым хөрмәткә, игътибарга лаек. Кешене тәрбияләүче укытучы һәм дәвалаучы табибларга башка дәүләтләрдә иң югары дәрәҗә бирелә. Дәүләт күләмендә хәлләр үзгәрсен өчен халык үзе үзгәрергә, рухи һәм әхлакый нигезләрне ныгытырга, бу юнәлештә фидакарьлек күрсәтергә тиеш. Бөек Раббыбыз Корьән Кәримдә: “Сез ничек булсагыз, шулай идарә ителерсез”, – диеп белдерә. Димәк, рухи яктан, дини яктан, мәдәни яктан, икътисади яктан алга чыгу өчен бөтен халык тырышса, Аллаһу Тәгаләдән ярдәм киләчәк, илебезнең хәле яхшы якка үзгәрәчәк.

Бу эштә бүген мәктәптә белем биргән укытучыларыбызга да, лаеклы ялда булган ветераннарыбызга да бергәләп тырышыр вакыт җитте. Һәрбер укытучыга, остазга үзебезнең чиксез рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Һәм бергәләп динебез, милләтебез тәрәккыяте  өчен эшләргә чакырабыз. Әгәр һәрберебез бу эшкә ихласлык белән, Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен ниятләп тотынса, ахирәттә зур савапларга ирешергә мөмкинлек бар.

Гүзәл Башкортстаныбызда ачык күңелле, юмарт халык яши. Шул төбәгебез тагын да нурлансын, алга китсен өчен апалар, нәнәйләр, хатын-кызлар бергәләп тырышсак иде. Милләтемнең һәр кызына шундый сүзләр әйтер идем: “Хөрмәтле апам! Кадерле сеңелем! Без бу дөньяда вакытлы яшибез. Дөньябызны матурлау, гаиләләрне ныгыту, туганлык җепләрен тергезү, Ватаныбызда иминлек булдыру өчен бергәләп эшләсәк иде. Моңа фәкать иманга кайту, Аллаһу Тәгалә фарыз кылган гамәлләрне үтәү, динебездә булган рухи-әхлакый мирасны файдалану белән генә ирешеп булачак. Арабызда гыйлемле остазлар, укытучылар, хәзрәтләр бар. Алардан өйрәник, гыйлем алыйк, иманыбызны ныгытыйк, күркәм холыкка ирешик. “Өмет” гәзите бу юнәлештә үзенең матур өлешен кертеп килә. Киләчәктә дә шулай булыр. Бер булык, бердәм булыйк! Бергәләп яктыга табан атлыйк!

Фатыйма ФАТКУЛЛИНА.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Читайте нас