

Кайларда, ничек узачак ул?
Динебех Исламдагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме дә якынлаша. Кайларда, ничек узачак ул?
Ураза-бәйрәмнән соң 70 көн узуга зурлап уздырылучы бәйрәмез быел 28 июньгә туры килә. Башкортстанда бу көн Хөкүмәт тарафыннан ял һәм бәйрәм көне дип игълан ителде.
Уфа мэриясендә “Башинформ”га белдерүләренчә, гает намазлары, вәгазьләр быел Уфаның 23 мәчетендә уздырылачак.
Бәйрәм иртәсе һәр мәчеттә намаз белән башланачак. Аннан корбаннар чалыначак.
Монда иң мөһиме бәйрәмне дөрес һәм уфалылар өчен дә ямьле итеп уздыру. Шуның өчен дини йолалар уздыру өчен ике махсус мәйдан билгеләнгән: ул Зинино поселкы янындагы «Кәрван» Сәүдә үзәге һәм Төньяк автовокзал янындагы мәйдан. Анда катгый ветеринария таләпләре куелган, алар үтәләчәк.
Бәйрәмне һәм пылау белән сыйлау эшен «Башкирия» сәүдә үзәге янында «Деловой клуб «Ферзь» иҗтимагый оешмасы оештыра.
Ул 11 сәгатьтә башлана.