Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
18 Май 2023, 14:56

Татарстанда беренче тапкыр Пәйгамбәребез с.г.с. ядкәрләре күргәзмәсе

Быел 20-21 майда үтәчәк “Изге Болгар җыены”нда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. һәм аның сәхабәләренең изге 10 ядкәрен күрсәтәчәкләр. Аларны Татарстанга беренче тапкыр алып киләләр.

dumrt.ru Татарстанда беренче тапкыр Пәйгамбәребез с.г.с. ядкәрләре  күргәзмәсе
Татарстанда беренче тапкыр Пәйгамбәребез с.г.с. ядкәрләре күргәзмәсеФото:dumrt.ru

 

Ядкәрләрне 21 майда, Изге Болгар җыены ачылышы тантанасыннан соң теләгән һәркем Болгарның Истәлек билгесе бинасында карый алачак. Экспозициядә пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.с., аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең шәхси әйберләре куелачак. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең с.г.с. май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең с.г.с. хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы бар. Әйберләр дөньяның, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек төрле ислам үзәкләре фондларыннан җыелган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерә.

Чыганак: dumrt.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: