Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
17 Май 2023, 11:30

Иман нигезләре

Исламга ничек керәбез? Иманның нинди төрләре бар? Иманнан нәрсәләр чыгара?

otkritkis.com Иман нигезләре
Иман нигезләреФото:otkritkis.com

Моны һәркем белергә тиеш

Гәзитебезнең узган санында адәм баласы өчен иң мөһим булган нәрсә – Иман хакында сүз алып бардык. Һәм аның кешедә өч дәрәҗәдә булуы хакында аңлаттык. Бернинди икеләнүләрсез иман китерү – тәхкыйкый иман дип атала. Һәм бу төр Иман – иң көчле Иман. Иманга Аллаһның яралткан мәхлуклары хакында фикер йөртеп, дәлилләр аша килү – истидләли иман дип йөртелә. Бу төр иман да мактаулы иман дип санала. Ата-анага, әби-бабайга, яисә башка берәүгә ияреп кенә иман китерү – тәхлиди иман дип атала. Бу төр иман – зәгыйфь  иман.

Иман турындагы сүзне дәвам итеп, бүген аның нигезләре һәм андагы беренче нигез – Аллаһка иман китерү, Исламга керү хакында бәян итәбез.

Исламга ничек керәбез?

Аллаһу Сүбхәнә үә Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Аның колы һәм илчесе икәнлегенә: “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ(ү)” дип иман китергән һәм моның хаклыгына бөтен барлыгы белән инанган кеше мөселман була дип билгеләдек. Бу безнеңчә “Күңелем белән инанып шәһадәт кыламын: чынлыкта Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк һәм Мүхәммәд (с.г.с.) Аның колы һәм илчеседер” дигән мәгънәне аңлата. Ягъни, кем дә булса Аллаһудан башкага гыйбадәт кылса: Аннан башка затны өстен куйса, аңа дога кылып ярдәм сораса, күңелен аңа багласа, бу кеше иманнан чыгып китә. Күңелендә бераз шик туган кеше бу шәһадәт кәлимәсен кабатлап, иманын яңартырга, бу шәһадәтнең мәгънәсе һәм асылы хакында уйланырга тиеш.

Әлеге шәһадәтне күңелендә тәсдыйклап, теле белән кабатлаган кеше мөселман була. Моңа кадәр Исламда булмаган, ягъни Аллаһны танымаган, Аның илчесе Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмне белмәгән, башка диндә (христианлыкта, буддизмда, кришнаитлыкта булган яисә Аллаһка ышанмаган) кеше бу шәһадәтне әйтер алдыннан госел коена. Госелнең иң җиңел рәвештә алу өчен күңелдән госел алырга ният кылына. Авыз белән борын эченә тирән итеп су алып коенып чыгу була, тәндә тары бөртеге кадәр дә су тимәгән урын калмаска тиеш.

Бу хакта тәфсилләп язуыбызның хикмәте шундадыр ки, һәр мөселман үзе янындагы Аллаһны танымаган, Аның илчесе Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмне белмәгән кешегә динебезне җиткерергә бурычлы. Бу өммәтебездәге һәр кешенең иң изге вазыйфасы. Әгәр дә берәү моңа кадәр Аллаһны, Аның илчесен танымаган, бөтенләй диннән ерак булган кешегә Исламны аңлатса, Раббысын танырга, Пәйгамбәрен (с.г.с.) белергә ярдәм итсә, һәм аннан соң бу кеше Иман юлына басып, чын мөселман булса, иң бөек эшне башкарган була. Чөнки ул бу бәндәгә ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ишек ача, аны мәңгелек җәһәннәмнән коткаруга сәбәпче була.

Ата-анасы яки туганнары ахирәткә күчкәч, кайбер кешеләр бу якыннарының иманлы булу-булмавына шикләнә башлый. “Мин аның шәһадәт сүзләрен әйткәнен ишетмәдем, иманы булды микән. Белмим, - диләр, - дога кылырга, сәдакә бирергә телим, әмма Исламга кергәненә шикләнәм”. Менә шундый кызганыч хәлдә калмас өчен һәммәбезгә, беренчедән, үз иманыбызны ныгытырга, чын-чынлап мөселман булырга кирәк. Һәм тирә-юнебездәге кешеләргә шул Иман хакыйкатен аңлатырга тиешбез. Үзебез белгәнне һәм үтәгәнне башкаларга җиткермәсәк, алар Кыямәт көнне безгә үзләренең шикаятен белдерәчәк: “Син үзең гыйбадәт кылгансың, нигә миңа әйтмәдең?” – диячәк. Динебез кануннарын, Иман хакыйкатен аңлату бүген бөтен өммәтебезгә йөкләнә. Кем башкаларга динне аңлатса, бу хакта сөйләсә, ул җир шарында иң гүзәл вазыйфаны эшләүче кеше була, чөнки бу эш белән пәйгамбәрләр шөгыльләнде. Ә алар Аллаһның иң дәрәҗәле, сайланган шәхесләре.

Әлеге мактаулы эш белән җир шарында бик күп мөселманнар шөгыльләнә. Динебезне җиткерү өчен алар дөньяның төрле якларына һиҗрәт кыла, анда яшәүче халыкның телен, тормыш-көнкүрешен өйрәнә, шунда яшәп кала. Безгә исә яшәү урынын алыштырырга да кирәк түгел. Тирә-юнебездә динне аңламаган күпме кешеләр бар! Үзебезнең гыйлемебезне арттырыйк, башкаларга белгәнебезне өйрәтик. Ин шәә Аллааһ, зур саваплар казанырбыз. Гәзитебезнең әлеге битендәге бөтен мәкаләләребездә шул максатны күздә тотып языла. Тирә-юнебездәге милләттәшлеребезгә анда язылганнарны җиткереп, аларны гәзиткә язылырга өндәсәк иде. бу. Беренчедән, Иманыбызны ныгытуга, Аллаһка якынаюга сәбәп булса, икенчедән, телебезне саклау, бу юнәлештә балаларыбызны, оныкларыбызны тәрбияләүдә ярдәм булачак.

Иман нигезләре

Исламга килгән – шәһадәт китергән кешегә иман нигезләрен өйрәтү диндә иң беренче баскычлардан санала. Моны тел белән болай дип белдерәбез:

Әәмәнтү Билләәһи – Аллаһуга Иман китердем ягъни Аның барлыгына, берлегенә күңелем белән инандым, телем белән шуны әйтәмен.

Үә мәләәәә-икәтиһии  - Һәм аның фәрештәләренә;

Үә күтүби-һии – һәм Аның китапларына;

Үә русули-һии – һәм Аның илчеләренә;

Үә-ль-йәүмиль әәхыйри – һәм ахирәт көненә;

Үә-лькадәри – һәм тәкъдиргә; хайриһин – аның яхшысы; үә шәрриһии – һәм Аның яманы; мин-Әллааһи Тәгәәләә - Аллаһы Тәгаләдән.

Үә-льбәгси – яңадан терелеп чыгуга; бәгдә-ль-мәүти – үлгәннән соң.

Һәр сүзнең тәрҗемәсе шулай була. Әмма тел белән әйткәндә аны шулай укыйбыз:

“Әәмәнтү Билләәһи үә мәләәәә-икәтиһии үә күтүбиһии үә русүлиһии үәль-йәүмиль әәхыйри үәль-кадәри хайриһии үә шәриһии минӘллааһи Тәгәләә үәль-бәгси бәгдәль-мәүт”.

Мәгънәви тәрҗемәсе:

“Аллаһу Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә һәм Аның фәрештәләренә һәм Аның китапларына һәм Әхирәт көненә һәм Тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллааһу Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң яңадан терелеп чыгуга иман китердем”. Бу – Иман мүфәссаль – аерып иман китерү була.

Гамәл кабул булсын, дисәк...

Санап үтелгән иман нигезләрен, кайберәүләр аны иман шартлары дип тә атый. Тулысынча белмәгән һәм аңламаган кешенең, әгәр аның инануында шуларның берәрсенә шикләнү булса, кылган гыйбадәте кабул булмый. Әйтик, берәр кеше Аллаһу Тәгаләгә, тәкъдиргә иман китерәм дип әйтсә, әмма күрәзәчегә йөрсә, аның сүзләренә ышанса, яисә йолдызларның кеше язмышына тәэсире бар, дип йолдызнамәләр укыса, бу кеше Исламнан һәм Иманнан чыгып китә. Бу – зур гөнаһ булып санала. Шул кылган эшләренә үкенеп, тәүбәләр кылганнан соң, яңадан шәһадәт сүзләрен әйтеп, аңа Исламга кайту тиеш була. Яисә Корьәндә тыелган берәр хәрам эшне хәләл, дип белдерсә, бу кешегә дә тәүбәләр китерергә, Иманны яңартырга кирәк булып чыга.

Күз карасыннан да кадерле булган Иманыныбызны саклау, хакыйкый Иманга ия булу өчен тырышу – һәр мөселманның иң изге бурычы. Моның өчен һәркайсыбыз фидакарьлек күрсәтергә: мәчет-мәдрәсәләргә барып гыйлем алырга, алган гыйлемнәрне башкаларга җиткерергә, гаиләсен, якыннарын, күршеләрен Аллаһка якынайту өчен мәчетләребезне җанландыру, бөтен мөмкинлекне файдаланырга тиеш.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: