+26 °С
Болытлы
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылгач: «Мөселманнар диндә - туганнар»,- дип игълан итте (Әл-Хүҗүрат сүрәсе, 10 аять). ⠀ 📌Исламда туганлыкның 3 төре бар: - Дин туганлыгы; - Сөт туганлыгы; - Нәсел (кан) туганлыгы. ⠀ 📖Мөхәммәд ﷺ мөселманнарны «бер тән», дип атый иде. Әгәр тәннең бер әгъзасы авыртса, бөтен тән авырта. Әгәр бер әгъзасы рәхәтлек кичерсә, бөтен тән рәхәтлек кичерер. ⠀ ✅Мөселман мөселманны кимсетмәс, хакына кермәс, аңа золым кылмас. Үзеңә теләгән изгелекне мөселман туганыңа да теләргә кирәк.