Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
10 Май 2023, 12:58

"Иң әүвәл кирәк нәрсә иман дигән"

Бүген безнең халкыбызның күпчелек өлеше дини яктан бик тә надан. Күпләргә мәчет һәм хәзрәтләр бары тик кемнәредер үлгәч кенә кирәк булып чыга.

lv.foursquare.com "Иң әүвәл кирәк нәрсә иман дигән"
"Иң әүвәл кирәк нәрсә иман дигән"Фото:lv.foursquare.com

Яисә елына бер-ике тапкыр Коръән мәҗлесе үткәргәндә исләренә төшә. Әмма башка вакытта алар дөнья көтү, ярыша-ярыша биек йортлар салу, кыйммәтле машиналар алу, мал туплау белән мәшгуль. Чөнки алар бу дөньяда яшәүнең максатын әнә шуларда күрә. Утыз елдан артык элек динебезгә кайту, аны өйрәнү өчен, тарихта бер илдә дә булмаганча, киң ишекләр ачылды. Әмма анда керүчеләр саны бик аз шул...

Адәм балаларының бу дөньяда яшәвенең максаты – Бөек Раббысын тану. Аның барлыгына, берлегенә бөтен күңелдән инанып, Ул тәгаенләгән кануннар буенча яшәү. Һәм бу ике дөньяда бәхетле булу мөмкинлеген бирә. Иманга килеп, Раббысына буйсынып яшәгән кешенең тормышында бәрәкәт, күңелендә тынычлык һәм хозурлык була, ул гаилә тормышыннан ләззәт таба, намаз һәм гыйбадәт белән үскән балаларының тәрбиялелеген күреп куана.
Әмма, иң мөһиме шулдыр ки, иманда яшәү, Аллаһу Тәгаләнең кушканнарын үтәү, Ул тыйганнардан тыелу адәм баласына ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәт йортына ишекләр ача. Дөньяда вакытта гыйбадәтнең, буйсынуның бераз авырлыгын күтәргән, сынауларга Аллаһның имтиханы итеп караган, һәр халәттә Раббысына таянган, кыен чакларда ярдәм сорап догасын кылган мөселман зур әҗер-савапларга ия була, Раббысының ризалыгына ирешә. Шул бәхетле юлны безнең милләтебез унбер гасыр элек үзе теләп сайлап алган. Нинди генә сынаулар килсә дә иманын күз карасы кебек саклаган, динен балаларына, оныкларына ирештергән. Ни кызганыч! Имандагы җитмеш ел өзеклек милләтебезнең үзаңы югалуга, гаиләләр таркалуга, буыннар бәйләнеше өзелүгә китерде. Югалтулар чиксез зур... Әмма булган мөмкинлекне тиешенчә файдалансак, рухи бөлгенлектән күмәкләп чыгарга тырышсак, киләчәгебез өметсез түгел. Бөек Раббыбыз Коръән Кәримдә: “Үзегезне һәм гаиләгезне җәһәннәм утыннан саклагыз!”, – диеп әмер бирә. Моны ничек эшләргә соң? Иң беренчесе – адәм баласы бөтен йөрәге белән Раббысына иман китерергә тиеш. Бөек мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла да: “Иң әүвәл кирәк нәрсә иман”, – дигән.
Нәрсә ул иман?
Һәрбер кеше бу дөньяны юктан бар кылган, үзен кеше итеп яралткан Раббысы – Аллаһу Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып, бары тик Аның гына гыйбадәткә лаеклы Зат икәнен аңлап иман китерергә бурычлы. Һәм Раббысын таныту, Аңа ничек гыйбадәт кылу кануннарын Үзе яшәп һәм үтәп күрсәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләмгә иман китерергә тиеш. Гарәп телендә иман – эчке килешү яки раслауны аңлата. Шәригать күзлегеннән караганда, иман – Аллаһның бар булуына, Аның бер икәненә, иптәшләре, тиңдәшләре юк икәненә тирән ышану.
Балигъ булган һәр кеше йөрәгендә булган ышануны кәлимәи шәһадәтне теле белән әйтеп, иман китерә: “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ(ү)”. Әшһәдү – күңелемнән шәһадәт кыламын; ән – чынлыкта; ләәәә – юк, иләәһә – табына торган зат; илләллааһу – Аллаһудан башка; үә әшһәдү – һәм шәһадәт кыламын; әннә – чынлыкта; Мүхәммәдән гәбдүһүү – Мүхәммәд Аның колы; үә расүүлүһ(ү) – һәм Аның илчесе.
Еш кына никах вакытында егет һәм кызга шушы шәһадәт сүзләрен әйттерәләр. Ә бит асылда бу шәһадәтне аларга кечкенәдән өйрәтергә, Аллаһу Тәгаләне хакыйкый тану белән танытырга, Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) кем икәнен өйрәтеп, гыйбадәт кылдырып үстерергә тиешбез. Бу ата-ананың иң тәүге, иң изге вазыйфасы. Кыямәт көнендә бу хакта һәркемнән соралачак. Әгәр ата-анасы Аллаһны танытмаса, тиешле белемне бирмәгән булса, баласы: “Йәә Рабби! Ата-анам миңа иманны өйрәтмәде, гыйбадәт кылырга кушмады, җәһәннәмгә аларны сал”, - диячәк. Шундый үкенү, хәсрәт һәм дәһшәт көнендә һәркем үзеннән җаваплылыкны төшерергә, бәлане башкаларга салырга тырышачак. Һәрбер ата-ана, һәрбер нәнәй һәм картәти бу хакта җитди уйланса, чарасын күрергә тырышса иде...
Иманның төрләре
Күңеле белән Аллаһу Тәгаләгә, Аның барлыгына, ислам диненең хаклыгына һәм анда булган хөкемнәргә ышанып, иман китергән кеше, аны теле белән әйтә һәм шул ышанган нәрсәләрне йөрәгенә беркетеп куя. Аны берничек тә сындырып, югалтып булмаслык итеп, бәйләп кую – гакыйдә дип атала. Һәм Исламда бу Гакыйдә дип аталган фәндә өйрәтелә. Гакыйдәдә иманның өч төре бар дип аңлатыла.
Беренче төр иман – тәхкыйкый иман дип атала. Бу калебтә – йөрәктә шундый ныклы урнашкан, беркетелгән иман була, аңа ия булган кешене бернинди сынаулар, каршылыклар какшата алмый. Бөтен галәм халкы аңа каршы чыкса да, ассалар да, киссәләр дә ул бу инануыннан кире кайтмый. Мондый иман тирән гыйлем белән Аллаһуга инанган тәкъва кешеләрдә була. Мондый иманлы кешеләр милләтебездә электән күп булган. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сы, Фәүзия Бәйрәмованың Гөләйзасы, Батыршасы, тагын бик күп тәкъва, ихлас мөэминнәр динебезне саклап алып килде, биниһая каршылыктан курыкмыйча гыйбадәтен кылды...
Дәлилләр аша
иман китерү
Аллаһу Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген дәлилләр аркылы тану – истидләли иман дип атала. Мондый төр иман да мактаулы санала. Андый иман шулай ук гыйлем алу, әйләнә-тирәлекне күзәтү, Коръәнне өйрәнү аша ныгый. Аллаһу Тәгалә Үзенең Китабында бик күп тапкырлар җирдә һәм күктә булган мәхлукларга, аларның төзелешенә, яратылышына игътибар итәргә, уйланырга куша. Ай һәм кояшның, күктәге матур йолдызларның, планеталарның хәрәкәте, җирдәге сыер, дөя кебек хайваннардан алып, бал корты, үрмәкүч, хәтта чебен шикелле мәхлукларга чаклы игътибарны юнәлтә, аларның яралтылуындагы хикмәтне аңлата.
Коръән сүрәләрен укыган, фикерләгән кешенең Бөек Раббысына, Аның кодрәтенә соклануы, гаҗәпләнүе арта, Аның шәфкате һәм мәрхәмәте алдында баш ия. Җиде кат күкләрнең, чиксез олуг Гәрешнең Раббысын таныган мөэмин Аның алдында үзенең гаҗизлеген таный һәм Аңа кол булуның, Аның каршында басып намаз уку һәм гыйбадәт кылуның никадәр мактаулы дәрәҗә икәнлеген аңлый, чиксез өмет һәм курку хисләре белән Аңа дога кыла, иманның ләззәтен татый. Андый мөэминнәр гыйбадәт кылудан, гыйлем алудан һич тә арымый, киресенчә, тагын да күбрәк гамәл кылырга, изгелек эшләргә тырыша, Раббысына һәм Аның Пәйгамбәренә (с.г.с.) якынаерга омтылып яши.
Тәкълиди иман – ияреп мөселман булу
Тәкълиди иман – ата-анага, картатай-нәнәйләргә, яисә кемгә дә булса ияреп иман китерү була. Андый кешеләр: “Минем картәтием мулла булган, минем нәнәем абыстай булган, мин дә мөселманмын”, – дип мактана. Әмма шәһадәт кәлимәсен дөрес итеп әйтә белми, аның мәгънәсен аңламый. Мондый иман – гаять зәгыйфь иман, ияреп мөселман булу дип атала. Мондый кешеләр елына берничә тапкыр Коръән мәҗлесе үткәрә, мәчеткә барып хәер-садәка бирә. Гыйлем алу, намаз уку, ураза тоту, Коръән өйрәнү, дини кануннарны үтәү, Аллаһ кушканча яшәү хакында алар уйлап та карамый. Мондый гыйбадәтләрне алар: “Пенсиягә чыккач үтәргә җыенам”, – дип кичектерә. Ә инде ул яшькә җиткәч: “Хәтерем юк, оныкларны карыйм, кан басымым югары”, – ди. Башка шундый сәбәпләр килеп чыга. Мондый зәгыйфь иманлы кешеләр дә мөселман дип санала. Әмма үлем фәрештәсе килгәндә, аларның бу дөньядан иман белән ахирәткә күчүе бик икеле. Чөнки бу мизгелдә, кешенең җаны чыкканда, хәле бик авыр була, йөрәгенә иман кереп утырмаган, иман һәм гыйбадәт белән яшәмәгән бәндәне шайтан үзенең тозагына эләктерүе мөмкин. Бу мәлдә шайтан аңа бик зур хәйләләр кора, төрле яклап иманнан яздыру өчен тырыша. Соңгы сулышта иман белән үтү өчен мөселман кеше гыйлем алырга, Коръәнне өйрәнергә, көндәлек гыйбадәт белән үзенең иманын ныгытып, какшамас иманга ия булу өчен бөтен көчен салырга тиеш.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас: