Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
4 Май 2023, 14:17

Аллаһ яраткан тәсбихлар

Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләм шулай әйтте: “Дөреслектә, Аллаһу Тәгалә бөтен сүзләрдән дүртесен сайлап алган.

klubmama.ru Аллаһ яраткан тәсбихлар
Аллаһ яраткан тәсбихларФото:klubmama.ru

Сүбхәәнәлааһ (Аллаһ бөтен кимчелектән пакь), Әлхәмдүлилләәһ (Аллаһуга бөтен мактау, шөкер), Әллааһу әкбәр (Аллаһ чиксез бөек), Ләәәә иләәһә илләллааһ (Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаек иләһ – зат юк).

                                    (Әхмәд бине Хәнбәл Мөснәде).

Шулай ук Аллаһ илчесе белдерде: “Сезнең берәрегез һәр көнне мең изгелек эшли аламы? Моңа Аллаһу Тәгаләгә йөз мәртәбә тәсбих әйтеп ирешеп була. Шул вакытта аңа мең изгелек языла, мең гөнаһ-хатасы кичерелә” (Мөслим, Сахихи).

Тәсбих төрләре: “Сүбхәәнәлааһ”, “Сүбхәәнәлааһи үә бихәмдиһи” (Аллаһ бөтен кимчелектән пакь һәм Аңа мактау-шөкер булсын!), “Сүбхәәнәлааһи үә бихәмдиһи; Сүбхәәнәлааһиль-Гаҙыыйм (Әль- Гаҙыыйм – чиксез олуг). Соңгысын иртәле-кичле йөзәр кат әйтүченең кыямәт көнне үлчәүдә гамәле авыр булачак, гөнаһлары диңгез күбегеннән күбрәк булса да кичереләчәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: