Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 апрель 2023, 12:53

Туган җирем – бөек зикерханә

Никадәр гүзәл Башкортстаныбыз! Урманнары, таулары, елгалары, күлләре, кап-кара туфраклы, уңдырышлы басулары, үзәнлекләре, көтүлекләре...Һәм шул гүзәл табигатебез, андагы барча мәхлуклар, барча яралтылган нәрсәләр Раббыбызны мактый, Аңа тәсбих әйтә. Туган җиребез – бөек зикерханә.

goodfon.ru Туган җирем – бөек зикерханә
Туган җирем – бөек зикерханәФото:goodfon.ru

Гаҗәеп бай табигатьле Башкортстаныбызда – туган ягыбызда иң гүзәл мәл җитте: чәчәкле май аена керәбез. Агачлар яфрак яра, берәм-берәм чәчәкләр, гөлләр күзләрен ачып кояшка бага. Күңелдә хозурлык, чөнки алда әле тагын ямьле җәйләребез, җылы көннәребез бар. Елның дүрт мизгеле дә иң гүзәл рәвештә чагылган: чәчәкле язы да, җиләкле җәе дә, алтынга манчылган уңышлы көзе дә, ак карга күмелгән салкын кышлары да булган мондый төбәкләр җир шарында бик күп түгел бит! Кайдадыр елына берничә тапкыр яңгыр яуган эссе чүлләр яисә ел әйләнәсенә кыш булган котыплар бар...

Никадәр гүзәл Башкортстаныбыз! Урманнары, таулары, елгалары, күлләре, кап-кара туфраклы, уңдырышлы басулары, үзәнлекләре, көтүлекләре... Кайсы гына районга барсаң да аларның һәммәсе бар, һәр төбәк үзенчә матур.

Һәм шул гүзәл табигатебез, андагы барча мәхлуклар, барча яралтылган нәрсәләр Раббыбызны мактый, Аңа тәсбих әйтә. Туган җиребез – бөек зикерханә.

Коръән аятьләрен укыгач, аңлагач беләбез: тирә-юнебездәге һәрбер нәрсә Бөек Раббыбызга зикер-тәсбихта утыра. Һәрбер матдәнең атомнары, электроннары тәсбих әйтеп әйләнә.

Аяк астыбыздагы туфракның, комның һәр бөртеге тәсбих әйтә.

Елга, күлләр, чишмәләр Раббыбызга тәсбих әйтеп ага, һәр тамчы су зикер-тәсбихта.

Аллаһ исеме белән асфальт һәм таш астыннан йомшак үлән тишеп чыга, тәсбих белән үсә.

Һәрбер тау, һәрбер үзәнлек тәсбихта утыра.

Һәрбер агач, һәрбер яфрак тәсбих кыла.

Һәрбер чәчәк, һәрбер гөл зикер-тәсбих белән Аллаһның гүзәллеген игълан итә.

Һәрбер бакча, анда үскән һәр җиләк-җимеш, һәр яшелчә, Раббысына тәсбих белән үсә һәм өлгерә.

Һәрбер чебен-черки, һәрбер кош тәсбих белән очып йөри.

Һәрбер сыер, сарык, кәҗә, һәрбер хайван Аллаһуга зикер-тәсбих белән яши, безне татлы сөт, ит белән сыйлый.

Безне уратып алган һәр җанлы һәм җансыз нәрсәләр һәр зәррасы (атомы) белән Бөек Раббыбызга мактау һәм тәсбих әйтә, Бөек Хуҗабыз аларны шулай яралткан. Елга-күлләр янына барганда, урман-тауларда, ялан җирләр гизгәндә күңелебез белән рәхәтлек, хозурлыкны сизәбез, җаныбыз ял итә. Чөнки андагы чәчәкләр, үләннәр, агачларның туктаусыз зикер-тәсбихлары, андагы фәрештәләрнең тәсбихлары тирә-юньне нурландыра, сафландыра.

Ә инде шәһәрдәге Аллаһны танымаган, Аны оныткан кешеләрнең гөнаһлы уйлары һәм эшләре, телевизордан, интернеттан агылган гайбәт, азгынлык күренешләре җанга авырлык сала, күңелне пычрата. Аларга бирешмәс өчен иманны арттыру өстендә даими эшләргә: Коръәнне өйрәнергә, гыйлем алырга, даими рәвештә Раббыбыз белзән бәйләнешне булдырып, зикер-тәсбихта булырга кирәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас: