Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 апрель 2023, 12:50

Нәрсә ул тәфәккур?

Бакчада орлыклар чәчкәндә, үсенте утыртканда һәрберсен “Бисмилләәһ” белән чәчәбез, утыртабыз.

ok.ru Нәрсә ул тәфәккур?
Нәрсә ул тәфәккур?Фото:ok.ru

Алар тәсбих белән үсәчәк, савапка сәбәп булачак. “Ризыкны, җимешне һәрберсен “Бисмилләәһ” белән ашап, “Әлхәмдүлилләәһ” дип шөкер кылабыз, Бөек Раббыбыз һәр нигъмәтнең шөкер белән кабул ителүен тели.

Табигатьтәге һәр гүзәллеккә, матурлыкка карап, “Мәә шәә Аллааһ” дип сокланабыз, җәннәттәге гүзәллекләрне сорап догалар кылып йөрибез. Бу – иң гүзәл гыйбадәт – тәфәккүр дип атала.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас: